Гомерен китапханәгә багышлаган шагыйрә күләгәдә калган кебек миңа...
Альбина Мортазина дүрт шигырь китабы авторы һәм үз авылының тарихын мәңгеләштергән кеше булса да, исеме сирәк яңгырый.
Аның белән аралашканда, нинди киң кырлы шәхес, якты кеше булуына сокланып утырдым. Шигырьләре исә үзеннән-үзе җырлап тора. Юкка гына байтагына көй язылып, халык теленә күчмәгәндер инде.