16+

Алинә Кәримова Хәния Фәрхи җырын яздырган: "Тамашачы тәнкыйтьләр дип курыктым"

Эстраданың затлы тавышлы яшь җырчысы Алинә Кәримова халкыбызның яраткан артисты Хәния Фәрхи репертуарындагы “Эх, гомер, гомерләр” җырын яздырган. Хәтерләсәгез, Алинә аның “Авыл киче” җырын да башкара.

Алинә Кәримова Хәния Фәрхи җырын яздырган: "Тамашачы тәнкыйтьләр дип курыктым"

Эстраданың затлы тавышлы яшь җырчысы Алинә Кәримова халкыбызның яраткан артисты Хәния Фәрхи репертуарындагы “Эх, гомер, гомерләр” җырын яздырган. Хәтерләсәгез, Алинә аның “Авыл киче” җырын да башкара.

“Кайбер тамашачыларның башка артистларның Хәния апабыз җырын алып җырлаганга ачуы килә... Әлеге җырны бары тик автор Ринат абый Мөслимов соравы буенча яздырдык. Хәния апаның җырларында аның моңы, җаны яши... Аның репертуарындагы кайсы гына җырын алсаң да, ул ярдәм итәдер кебек. Миңа да сезнең кебек үк, Хәния апаның җырлавы һәм җырлары бик кадерле, ул минем яшьлек настольгиясе. Мин дә сезнең кебек үк аның җырларын тыңлап үскән бала. 8 яшемнән иң беренче өйрәнгән җырларымның берсе, сәнгатькә мәхәббәт уяткан җырым "Кышкы чия" иде.

Ринат абыйга: “Хәния апаның бер җырын - "Авыл киче"н инде башкарам, икенчесенә алынмыйм, тамашачы тарафыннан төрле резонанс (тәнкыйтьләр) булыр”, - дип каршы килсәм дә, ул миңа: "Сеңлем, әлеге җыр - алга таба да сәхнәләрдә яңгырарга хаклы, яшәргә тиешле җыр! Бу җырны янәдән сәхнәгә алып менүең Хәния Фәрхи, Марсель Иванов (көй авторы) сыман милләттәшләреңнең данын тагын да таратучы, яшәтүче гамәлең булыр!” - диде. Мәгънәсе белән дә, көе белән дә үзенә җәлеп итә торган әлеге "тылсымлы" җырны тыңлап сихәтләнегез әле...

Видеобизәлеш, мастеринг, тавыш яздыру: @karat.studio
Җырны тулаем үзегезгә күчереп алу өчен әлеге Yandex сылтамага басарга кирәк: https://yadi.sk/d/jRvdPX2l4aIUNA”, - дип язган Алинә Кәримова.

"Хәния җырлый дип торам", "Синдә Хәния моңы бар бит", "Хәниянең җырларын бары тик синең башкаруда гына тыңлыйсы килә" һ.б. фикерләр язганнар. Чынлап та, тавышлары охшаган. Тыңлап карагыз әле...

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Алинэ жырын эчен!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алина бик матур жырлыйсын Хэния к/к ук интонациялэр дэ аныкы к/к +5 сина Унышлар сина!!!

      Мөһим

      loading