Шәһри Казан

Алинә Сафиуллина әни булды

- 2 сентябрь көнне мәхәббәт җимешебез - улыбыз дөньяга килде. Авырлыгы - 3560 грамм, буе - 55 см. Без бу көнне бик көттек

. Минем белән бергә ирем дә отпуск алып көтеште. Кибетләр буйлап бәбигә әйберләр карап, тәмле ашап, «тиз генә барып булмас» дип кунакларга йөрдек. «Әйдә, улым, 30 август булсын инде туган көнең», - дип үгетләп тә карадык. Табиблар ике срок куйган иде: 28 август һәм 2 сентябрь, икенчесе дөрес булды. Улыбызга Нариман дип исем куштык. Кыяфәтен ирем миңа охшата, мин - аңа. Карында чакта да, мин тук булсам, йок­лый гына иде, хәзер дә, тамагы туйса, тәмләп йоклый. Бала әйберләрен күпләп алмадык әле, «выписка»га да, беренче вакытта өйдә кулланырга гына. Бала караватын да ирем белән карап куйган идек, без кайтканчы шуны алып, бүлмәбезне бизәгән иде, - ди бәхетле әни.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: