16+

Алинә Шәрипҗанова: "Әтием миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде"

Табигый сәләтеннән тыш тырыш булуы аны популяр иткәндер дә. Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы “Гөлҗамал”ны тыңласаң, җырчыны Татарстаннан читтә үскән димәссең дә.

Алинә Шәрипҗанова: "Әтием миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде"

Табигый сәләтеннән тыш тырыш булуы аны популяр иткәндер дә. Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы “Гөлҗамал”ны тыңласаң, җырчыны Татарстаннан читтә үскән димәссең дә.

– Алинә, Татарстаннан читтә үскәнсез. Татар телен ничек өйрәндегез? Татарча җырларга ояла идем, дигән идегез бер интервьюда.
– Саратов өлкәсендә, Ершов шәһәрендә туып үстем. Саратов һәм Казан арасы 700 чакрым булса да, алар апалы-сеңелле кебек аралашып яши. Чөнки анда бик күп татарлар гомер итә. Күрше Пенза, Самара өлкәсендә дә татар авыллары бик күп. Гөрләтеп яшиләр. Анда бик тырыш халык. Телебезне сакларга омтылалар. Теләсә кайсы татар авылына керсәгез дә сез иң беренче мәчет манарасын күрәчәксез.
Үз ягым белән бик горурланам. Әнием татар кешесе түгел. Аның исеме Любовь Анатольевна. Әнинең гаиләсе Украинадан Совет заманында эшләргә килгән булган һәм әтием белән очрашып, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корганнар.
Шундый катнаш гаиләдә үсүем белән бик бәхетле, чөнки татарча да, украинча да, русча да яхшы җырлыйм. Фамилиям дә чын татарча. Мәктәптә укыганда рус әдәбияты укытучысы Валентина Алексеевна Ротина мине гел үрнәк итеп куя иде. Менә балалар Шәрипҗановадан үрнәк алыгыз, күп китаплар укыгыз, дип әйтә иде. Аңа бик рәхмәтлемен. Чөнки теләсә кайсы югары уку йортында укый алыр идем. Журналистикага барасы иде, моны хәзер генә аңлыйм. Телем бай, Аллага шөкер!
Татар теленә өйрәткән өчен әбием – Камиләгә зур рәхмәтлемен. Ул инде мәрхүмә. Аның җырларын тыңлап үстем, өендә гел татар халык җырлары гына яңгырый иде.
Без руслар арасында үстек. Фамилиям исә чын татарча һәм озын. Үсмер вакытта бер татар малаеның сүзләре күңелгә кереп калды. Ул миңа татар җырларын җырлау бик авыр, диде. Мин исә син нәрсә инде, бер сүзне аласың да, озын итеп сузып җырлыйсың, дим. Ул миңа: “Татар җырларын аңлап җырларга кирәк”, – диде һәм мин шуннан ояла башладым. Бу оялу телне яхшы белмәгәннән барлыкка килде. Аннан Камилә әбием миңа: “Кызым, башта тыңла. Аннан гына җырла”, – дип киңәш бирде. Татар җырлары хәзер дә минем өчен бик кадерле.

– Әтиегез сәнгать белән шөгыльләнүегезгә каршы булган дип ишеткән идем. Аны ничек “йомшарта” алдыгыз?
– Әти белән яхшы аралашмыйбыз. Миңа 14 яшь булганда ул гаиләдән китте. Дөресен генә әйткәндә, миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде. Безне әнием үстерде. Тормышымда иң кадерле кешем – әнием! Аның өчен мин барысын да эшләргә әзер. Әни миңа балалар белән дә бик ярдәм итә. Аларны бакчага, төрле түгәрәкләргә йөртә. Минем өчен иң зур терәк — әни. Иң кадерле, иң мөһиме минем өчен әни сүзләре. Сәламәт кенә булсын!

– Сез катнаш гаиләдә үскән кеше буларак, милли гореф-гадәтләрне, телне кем өйрәтте? Татарстаннан читтә яшәп тә, милләтне саклап калу авырмы?
– Телне саклау авыр димәс идем. Чөнки Татарстаннан читтә яшәүче халык теленең, милләтенең кадерен белеп яши. Татар әдәбияты укытучысы төбәкләрдә иң хөрмәтле, иң кирәкле кеше. Анда яшәүчеләр хәзрәт сүзенә колак сала. Бу дөрес тә. Гаджетлар, социаль кризис вакытында яшибез. Аралашмыйбыз, бер-беребезне, хәттә күршеләр берсен-берсе белми торган заманда яшибез. Ә анда сине беләләр, синең хәлеңне белеп шалтыраталар. Чөнки анда татарлар берсен-берсе яратып яши.

– Сез юридик белем дә алган кеше. Ник шул һөнәрне сайларга булдыгыз? Иҗаттан бөтенләй ерак өлкә бит.
- Беренче югары белемне чыннан да юридик факультетта алдым. Чөнки әти, аның апалары һәм әни үзе дә: “Кызым, җырчы хезмәте нинди хезмәт ул, эш тә түгел”, – диде. Хәтта бер фирмада юрист булып та эшләдем, аннан прокуратурада эшләргә хыялландым.
Ике ел узгач студентлар арасында ниндидер концерт булды һәм шунда чыгыш ясадым. Игорь Леонидович Савельев, ялгышмасам ул вакытта Яшьләр эшләре һәм спорт министры иде. Ул миңа: “Нишләп йөрисең син монда, сиңа җырларга кирәк”, – диде һәм шул сүзләр миңа юнәлеш бирде.
Аннан бер чарада Венера Ганиева белән очраштык һәм ул да: “Сине күптән укырга чакырам, ник килмисең?” – дип үзенә дәште. Шуннан соң үз-үземә профессиональ җырчы булырга сүз бирдем.
Хәзер Казан дәүләт Мәдәният институтында быел ассистентура-стажировканы тәмамлыйм. Бу ике еллык уку дәверендә бик кызык булды, вокал буенча күп яңа белемнәр алдым. Барлык вокалчыларга да шул юнәлештә белем алырга киңәш итәр идем. Ул – икенче биеклек. Заманча булырга кирәк, укытучыларга да, артистларга да.
Венера Ганиевага бик рәхмәтлемен. Аның студентлары бик күп, әмма Венера Әхәтовна бөтенесенең дә тормышын да, хәлен дә белә. Аны үземнең икенче әнием, иҗади әнием дип саныйм.

– Сез опера арияләрен дә, эстрада җырларын да башкара ала торган җырчы. Чит телдә дә җырлыйсыз. Чит илгә эшкә чакырулар булмадымы? Китәр идегезме?
– Татар конгрессы эшчәнлегенә бәйле, чит илләрдә күп чыгышлар ясарга туры килә. Әмма дә ләкин Татарстанда яисә Россиядә генә яши алам. Биредә энергетика башка. Монда һава сулый алам. Мин бик ватанпәрвәр. Туган илемне бик яратам һәм балаларны да шулай итеп үстерәм. Чит илдә бар нәрсә дә икенче төрле. Гарәп Әмирлекләренә барып, тәмле пешерәләр дип бер көн сыйланасың, ике көн. Ә аннан соң үзебезнең пәрәмәчләрне сагына башлыйсың. Шуңа чит илгә эшкә дә барасы килми. Монда гына “сайрый” алам.

– Хыялыгыздагы ир-егет сыйфатлары ирегездә бармы?
– Ул минем бик ярдәмчел. Сабырлыгыннан үзем дә көнләшәм. Аның үз эше бар, гаиләбез өчен тырыша. Айдарыма бик күп җырлар багышлап җырлыйм. Пандемия вакытында әле гастрольләр юк, гадәттә без гел чыгышлар ясап йөрибез. Шуңа да минем белән яшәве бик җиңел түгел.

– Җырчы киленне каенана белән каенатагыз ничек кабул итте? Каенанагыз укытучы дип беләм. Алар гадәттә бик таләпчән була. Сезнең мөнәсәбәтләр ничегрәк?
– Каенанам искиткеч, супер кеше! Ул бик күп татар балалары үстергән хатын, чөнки 40 ел буе мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләде. Мин аны бик хөрмәт итәм, яратам. Без бик дус, тату.

– Ялгышмасам, сездә өч бала. Социаль челтәрдә ирегезне тәбрикләп язган язмада шулай дип күрсәткән идегез.
– Безнең ике балабыз – Әмир белән Альмира бар. Айдарның беренче никахыннан бик әйбәт егет – Тимур үсә. Ул самбо белән шөгыльләнә, спортчы. Бик тырыш, уңган егет. Аның әнисе белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Без бик әйбәт аралашабыз. Көнләшмим дә. Лилия миңа да теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер. Гаилә бәхете, минемчә хатын-кыз кулында барыбер. Аллага шөкер! Тату яшәргә кирәк. Тормышта төрле хәлләр була инде. Тик кеше булып калырга кирәк. Тимурны без бик яратабыз. Балалар аеруча да абый кайчан килә дип көтеп ала.

– Беренче тапкыр әни булган көнегезне хәтерлисезме? Нинди хисләр кичердегез?
– Әмирне тапкан вакытларны бик хәтерләмим. Ул бик көтелгән бала булды. Мин аны 34 яшьтә генә таптым. Әмма авыр тапмадым. Бар эшне дә елмаеп башларга кирәк. Бөтен җирдә сиңа җиңел булачак. Мин һәр хатын-кызга әни булырга телим. Чөнки иң зур бәхет ул. Минем тормышта иң яратмаган әйбер — талаш, сугыш. Мин балалар бакчасында беркайчан да аларга тавыш күтәрергә рөхсәт итмим. Кайда булсак та үзем дә тыныч итеп сөйләшергә тырышам. Балалар бәхете – үз кулыбызда. Һәрбер гаиләдә мәрхәмәт дигән нәрсәне белеп, балаларны үстерергә кирәк. Тәүфыйк, мәрхәмәтлелек һәм яхшылык. Игелекле бала теләсәң – үзең күрсәт үрнәген!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading