16+

Илнур Байназаров: “Иҗат өчен гаиләне корбан итәргә әзер түгел”

30 мая 2025, 14:50
2468
0
0
Уку өчен 3 минут

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры Илнур Байназаров белән театрда премьерадан соң сәхнә артында сөйләштек.

Илнур Байназаров: “Иҗат өчен гаиләне корбан итәргә әзер түгел”

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры Илнур Байназаров белән театрда премьерадан соң сәхнә артында сөйләштек.

Әңгәмәбез дә, аралашу урыны да рубрикабызга бик туры килә.

- Илнур, без белмәгән берәр мавыгу, кызыксынуыгыз бармы? Гел иҗат дип кенә янып яшәмисездер бит?
- Хәзер җырларга кирәк булмаган спектакльләрдә дә күп катнашам. Бервакыт драма актерына күчергәннәр иде, хәзер кире артист-вокалист вазифасына күчтем. Иҗат кешеләре иҗатта кайнаша, без, гомумән, иҗади гаилә. Билгеле, театрдан тыш, чакырган җиргә чыгыш ясарга да барабыз. Ә көндәлек тормышка килгәндә, аерым шөгылем юк. Үз йортыбыз белән яшәгәч, хобби - бакча инде. Этне тәрбияләүне дә бер шөгыль дип атарга буладыр. Тебетский мастив токымлы этебез бар. Эштән кайтуыбызны көтеп тора. Өйгә кереп 10-15 минут ял итәргә ирек бирә дә, тавыш биреп, янына чакыра. Көн саен ярты сәгатьләп эт белән йөреп кайтабыз. Моңа өстәп ике песи дә бар. Күңелле яшибез, гомумән.

- Тормыш иптәшегез дә иҗат кешесе дип беләм. Шулай бит?
- Тормыш иптәшем Гөлнара Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты. Кызым Зөлхизә шәрык биюе белән шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә шәрык биюе буенча Татарстан чемпионы булды. Аңа 9 яшь. Улым Таһир 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Ул сәнгать юлын дәвам итәргә уйламый. Безнең өчен генә музыка мәктәбендә баян сыйныфы буенча тәмамлады да, техника белән мавыга башлады. Без аңа да бик шат.

- Сез әти буларак кызыгызның шәрык биюе белән мавыгуына каршы түгелме? Барыбер игътибарны җәлеп итә торган бию, костюмы да ачык. 
-  Элек-электән бу ир-атлар биюе булган. Хәзер хатын-кызлар махсус таяклар белән бииләр. Ә аны ирләр кылыч белән биегән булган. Дөрес, костюмнары да үзенчәлекле, барысы кулдан тегелә. Мин каршы килмим, чөнки кызым гел призлы урыннар ала. Иң мөһиме - кызыксына, үзенең максатлары бар. 

- Бу мавыгуы һөнәр булуын теләр идегезме?
- Әлбәттә, ул бик сәләтле. Алга таба да сәнгать юлын дәвам итсә, бәхетле булыр идем. 

- “Бәхет хакы” спектаклендә төп проблема – балаларга игътибар җитмәү. Сезнең тормышта бу проблема актуальме? Иҗат өчен нинди корбаннарга барырга әзер?
- Иҗат өчен гаиләне корбан итәргә әзер түгел. Үземне карьерист кеше дип әйтә алмыйм. Барысында да гармония, алтын урталык булырга тиеш. Дөрес, спектакль репетицияләре вакытында кызык кына тәҗрибә үткәреп карадым әле. Үземнең герой кебек, өйгә кайткач улыма сораулар бирәм: “Ничек хәлләрең?” - дим. “Нормально” - ди. “Укуың ничек?”, - дим. Анысына да: “Нормально”, - дип җавап кайтара. “Шәхси фронтта ни хәл?”, - дип тә елмаеп сорап куйдым. “Нормально” - ди. Нәкъ спектакльдәге аралашу инде. Бу мине уйландырды. Иҗади гаилә булгач, төгәл эш графигы да юк. Иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Без тормыш иптәшем белән бер-беребезне аңлыйбыз, шөкер. 

- Балалар белән ачыктан-ачык сөйләшү юк кебек. Сезнең әти-әни белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
- Электә ачыктан-ачык сөйләшеп утырмаганнар. Бөтен кеше эштә булган. Безнең тәрбия дә шундый булгандыр. Әлбәттә, әти-әнине хөрмәт итәсең, зурлыйсың, әмма эчке кичерешләрне сөйләмәдем. Мин үги әти белән үстем. Аны бик хөрмәт иттем, мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Мәктәптә чыгарылыш сыйныфларда тормыш турында фикерләшә башладык. Үги әти вафат инде, урыннары оҗмахта булсын. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading