Популяр җырчы Алия Исрафилова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Башымны югалтып гашыйк булдым дип әйтмәс идем, чөнки аек акыл белән уйладым. Аның нинди гаиләдән булуы минем өчен мөһим иде", - ди ул.
- Алия, тавышың челтерәп аккан чишмә сыман. Ни өчен җырчыга укымадың?
- Киләчәктә җырчы булырга хыялланган идем, ләкин әти-әнием каршы чыкты. Җырчылар белән аралашкан һәм үзләре дә ансамбльгә йөргән кешеләр буларак, алар артист тормышының никадәр катлаулы булуын яхшы белде. Мин үзем дә гаиләмне калдырып, ярты айга гастрольгә чыгып китүне күз алдына да китерә алмыйм. Кайбер танылган артистларның гастроль графигын күреп шаккатам. Үз балама андый тормыш теләмәс идем. Әниләр дә шушы фикердә булды һәм моны миңа җайлап кына аңлатты. Уйлый торгач, язу сәләтемне исәпкә алып, журналистика факультетына керергә карар кылдым. Беренче язмам "Шәһри Казан" газетасында чыкты.
- Ләкин журналист булдым дип, җырлауны ташламадың.
- Музыка һәрчак янәшә барды. Югары сыйныфларда укыганда, "Сандугач керде күңелгә" конкурсында катнаштым. Аның ярдәмендә зур эстрадага беренче адымнарымны ясадым. Аның максаты - авыл җиреннән килеп җиңү яулаган сәләтле балаларны имтиханнарсыз гына югары уку йортына кертү иде. Шуңа да 1, 2, 3нче урыннарны авылдан килгән башкаручыларга бирделәр. Минем өчен нинди урын алуым мөһим булмады, гала-концертта чыгыш ясарга теләдем.
- Университетта булачак журналистларга белем бирәсең. Нинди фән укытасың?
- Аспирантурада укыганда укытып алдым, чөнки шарты шундый иде. Ләкин документ эшеннән куркып, бу эшне калдырырга булдым. Һөнәрнең бар нечкәлекләрен дә белми идем әле. Тормыш тәҗрибәсе дә булырга тиеш дип уйладым. Әле хәзер дә яшь булып күренгәнгәме, студентлар миңа шикләнеп кенә карый. Тик университеттан китсәм дә, элемтәне өзмәдем, иҗади эшләрне яклаганда чакыралар иде. Хәзер инде үземә ышаныч та, шактый тәҗрибәм дә бар. Студентларга "мәгълүмати кырда яңа медияләр" дигән фәнне укытам. Укыту эшен татарча башлаган идем, хәзер рус телендә укытам. Биш еллап эшлим инде.
- Журфакта укучы яшьләрдә өмет бармы, Алия? Аларга нәрсә кызык?
- Өмет бар. Әмма бүгенге татар журналистын кызыксындыру кыен. Сүз эш хакы турында бара. Журналистикада миллионнар эшләп булмаса да, тормыш алып барырлык кызыклы һөнәр ул. Студентларның күбесе журфакка блогер булырга теләп килә, чөнки блогерлар бүген яхшы гына акча эшли. Журналист белән блогерның эш рәвеше охшаган, әмма максатлары төрле.
- Сине усал укытучы, диләр...
- Мин - лояль мөгаллим. Гадел булырга тырышам. Хәзерге студентларны гаделлек һәм дөреслек белән генә тыңлатып була. Беренче курска кичә генә мәктәптән чыккан балалар килә. Мин аларны жәллим, бигрәк тә ерактан килүчеләрне. Улымны күз алдына китерәм дә, кыен булып китә. Алар да бит кемнеңдер газиз баласы. Андый вакытта усал, әшәке мөгаллим була алмыйм. Университеттагы һәм мәктәптәге укыту принцибының аермасы шунда: мәктәптә аларны укытучы кайгырта, төрле юллар белән темага кызыксындыру уятырга тырыша, ә университетта иницитива студенттан булырга тиеш, студент артыннан беркем дә йөгереп йөрми.
- Бервакыт бер студентың сиңа каршы чыкты дип хәтерлим...
- Журналистикада күп еллар эшли торган бер адәм иде ул. Диплом эшен тәнкыйтьләгәнне ошатмады. Тәнктыйьләдем, чөнки начар язылган иде. Ә бит уйлап карасаң, тәҗрибәле журналистның диплом эше иң шәбе, башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Комиссия аңа “3”ле билгесе куйды. Шуннан соң мине социаль челтәрдә эзләп табып: “Сез бит җырчы, университетта нишләп йөрисез, җырчы булгач, җырлап йөрегез”, - дип хәтта ректорга дәгъва белдерергә җыенуын язды. Билгеле, моңа зур игътибар бирмәдем.
- Улың Сәлим барлыгын беләм, ә менә ирең турында бик сөйләмисең.
- Ирем – тыйнак егет, ул хәтта фотога да төшәргә бик яратмый. Айдар белән 2006 елда өйләнештек. Без танышканда, ул ТНВ каналында оператор булып эшли иде. Без туйда таныштык: мин җырларга, ул төшерергә килде. Без нибары 3 айлап кына очрашып йөрдек. Айдар - Казан егете, әти-әнисе Саба якларыннан. Улыбыз Сәлимгә - 12 яшь. Бөтен балалар кебек үк компьютер уеннарын ярата, әмма чикләргә тырышабыз. Әтисе кебек IT өлкәсе белән кызыксына, җыр-биюгә сәләте бөтенләй юк.
- Холыкларыгыз туры киләме? Сүзгә килгән чакларыгыз буламы?
- Ул – чаян, мин – кыз йолдызлыгы астында туганбыз. Ислам динендә йолдызнамәләргә ышанырга ярамаса да, мин аны укыштыргалыйм. Анда язылганча, әгәр икесенең дә тиресе каты булса, кыз белән чаян бергә була ала. Чынлап та, шулай – Айдар агуын чәчәргә, ә мин тәнкыйтьләргә яратам. Беренче вакытта бу бәхәс төсмерен алса, хәзер без аны юморга борып җибәрергә өйрәндек. Һәр гаиләдәге кебек үк төрлесе булды, эмоцияләргә бирелеп “аерылам” дигән уйлар да булмады түгел. Әмма без икебез дә күңелдән гаилә өчен җан аттык, гаиләне саклап калу ягында булдык. Без бер-беребезне яратабыз, хөрмәт итәбез.
- Җырчы булуыңа Айдар каршы килмәдеме?
- Каршы килмәде, әмма “артист булуыңны теләмәс идем” дигән теләген җиткерде. Мин дә аның белән килештем, чөнки гастроль тормышыннан туйган идем. Әмма тормышыбызда кыенрак вакытлар булды, акча җитмәде. Айдар да эшеннән киткән, минем дә җырдан туктаган мәл иде ул. Шул вакытта миңа гастрольгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Айдар каршы килмәде. Шулай итеп, мин тәкъдим булса, хәзер дә җырларга барам.
- Башыңны югалтып гашыйк булып кияүгә чыктыңмы?
- Дөресен генә әйткәндә, без очрашып йөргәндә, иницитива тулысынча Айдар ягыннан булды. Башымны югалтып гашыйк булдым дип әйтмәс идем, чөнки аек акыл белән уйладым. Аның нинди гаиләдән булуы минем өчен мөһим иде.
- Ни өчен?
- Айдарга кадәр очрашып йөргән егет бар яктан да уңган-булган иде. Миңа карата да игътибарлы булды. Чибәрлеге дә бар иде. Минем әниләр дә аны үз итте. Әмма әнисе белән танышкач, үземә карата салкын караш тойдым. Әбием: “Иреңнән соң, каенанаңны сайла”, - дигән иде. Булачак каенанам белән ничек итеп мөнәсәбәтләр төзиячәгемне уйладым да, ул егет белән араны өздем. Аның сөйләүләреннән аңлашылганча, аларның гаиләсендә хатын-кыз үзен бары тик гаиләгә, өйгә багышларга тиеш. Ә минем планнар башкачарак иде. Ә Айдарның әти-әнисе белән уртак телне тиз таптык, Аллаһка шөкер. Безнең әти-әниләрнең тормышка карашлары да охшаш. Алар да җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк кешеләр.
- Алия, тормышта күңелең кайткан, өметең акланмаган вакытларың булдымы?
- 2017 елда гаиләбез өчен бик якын, кадерле булган гаилә дусларыбыз бик зур акчалар урлады. Эшмәкәрлек эшебез белән бәйле хәл бу. Акча югалтуны да шулкадәр авыр кичермәдем. Үземне яшь, мөмкинлекләрем дә бар, акчаны эшләрмен дип уйладым. Ә менә якын кешеләрнең бу адымы, икейөзлелеге зур борчуга салды. Ничек моны алдан күрмәгәнмен? Алар бу алдауга 5 еллап әзерләнгән булган. Булдыра алганча, безне юкка чыгарырга тырыштылар. Аллаһка шөкер, югалып калмадык, аякка бастык. Суд эше әле дә дәвам итә. Хатыны шундук яулык яба башлады. Шундый хәлләрдән соң ничек тыныч күңел белән яши алалардыр. Кичерергә кирәк дисәләр дә, берсен дә кичермим, чөнки бездән гафу үтенүче булмады.
- Әмма һәрнәрсәнең начар һәм яхшы ягы була бит...
- Бу хәл зур сабак булды, күктән җиргә төшерде. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кешеләрдә артыгын кылану гадәте була. Бәлки бездә дә булгандыр ул, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә вакытында туктаткандыр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәндә, укытуга да, җыр өлкәсенә вакытым калмый иде. Ә хәзер мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Югалткан акчаларны да эшләп кире кайтардык дияргә була. Сиңа тәмам ачылып, барысын да сөйләдем. Барлык сынауларым турында сөйләргә яратмыйм, чөнки авыр чакларымны сөйләп кемнедер шатландырасым, бәхетле мизгелләрем турында әйтеп күз тидерергә теләмим.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча укыгыз.
Комментарийлар