16+

Алсу Абульханова: "Үскәч өйләнәм диде, өйләнде..."

Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хыянәттән соң, күңелдә шик кала. Кешегә ачу сакламыйм, әмма яныма якын китермим", - ди ул.

Алсу Абульханова: "Үскәч өйләнәм диде, өйләнде..."

Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хыянәттән соң, күңелдә шик кала. Кешегә ачу сакламыйм, әмма яныма якын китермим", - ди ул.

- Тормыш иптәшегез, Радик, сезнең беренче мәхәббәтегез идеме?

- Мәхәббәтне беренче, икенчегә бүлергә кирәкми. Балачакта хисләр бер төрле, гаилә корырга әзер булганда бөтенләй үзгә. Мәхәббәт – күпкырлы хис. Гаилә корганчы егетләргә артык игътибар итмәдем. Ул вакытта иҗатка чумган идем. Мин кияүгә 27 яшемдә чыктым. Радикны очраткач, “минем кеше” икәнен сизеп алдым. Дөньяга бер төрле карыйбыз. Ул: “Кияүгә чыгасыңмы?” - дип сорап та тормады. Бер ай очраштык та, гаилә кордык.

- Радик сездән 7 яшькә өлкәнрәк бит. Яшь аермасы сизеләме?

- Хәзер бер дә сизелми. Без икебез дә бер дулкында. Ә балачакта әле мәхәббәт турында уйланганым да булмады. Мин җәй көне әбигә кунакка кайттым. Радик күршедә генә торды. Ул 17 яшьлек егет, безнең йорт яныннан клубка бара иде. Ә миңа 10 яшь, дус кызлар белән уйнап йөргән вакытларым. Радикның берничә тапкыр: “Урамда караңгы төшә, нишләп йөрисең? Бар, өйгә кайт. Үскәч, сиңа өйләнәм”, - дип әйткәне хәтеремдә. Бу сүзләрдән шундый ояла һәм эчтән генә сөенеп куя идем.

- Тәүге тапкыр очрашканда, Радик әнисен соңгы юлга озатырга кайткан булган, дип беләм. Бу очрашу нинди иде?

- Әбигә казларны эшкәртергә ярдәм итәргә авылга юл тотам. Радик, әнисен күмәргә, армиядән кайткан. Тик җитешә генә алмаган. Радик хәзер дә аны бик нык юксына. Ул армиядән кайткач, бөтенләй ятим кала. Әтисе күптән вафат булган. Мин бу вакыйгалар турында белми идем әле. Автобуста Радик ялгыш кына утыргычымны сындырды. “Нәрсә эшлисез?”, - дип коры гына тавыш белән сорау бирдем. Гафу үтенеп, тизрәк урындыкны рәткә китерде дә: “Алсу, синме бу?”- дип әйтеп куйды. Без аз гына аралашып алдык та бетте. Ул – Самарада, мин Казанда кайнадым. Авылдашым ирем булыр дип уйламадым.

- Тормыш иптәшегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?

- Радик – бик әдәпле, тәрбияле кеше. Ул һәркемгә ихтирам белән карый. Миңа авыр әйбер күтәртми, якын тирәдәге кешеләргә дә көченнән килгән кадәр ярдәм итә. Бу сыйфат безнең улларыбызга да аннан күчте. Радик башка ир-атлардан аерылып тора, чын джентльмен. Аның ышанычлы кулларында үземне иркен хис итәм. Хатын-кыз ир-атка үзен күрсәтергә мөмкинлек бирергә тиеш. “Мин үзем”, - дип әйткәнче, “Ярдәм итә аласыңмы?” - дию дөресрәктер.

- Ирегезнең башкаларга карата да ярдәмчел булуыннан көнләшмисезме?

- Юк. Ярдәм итүдән көнләшеп булмый, моны хупларга гына кирәк. Тулаем алганда мин – көнче кеше. Минеке икән, минеке булырга тиеш. Әмма ирем каядыр карады, кемдер белән сөйләште дип гауга куптармыйм. Без бер-беребезне бик яхшы беләбез. Әгәр Радикның башка хатын-кызга карашы үзгәрсә, бәлки, берәр сүз әйткән булыр идем. Без бер-беребезгә ышанабыз. 

- Хыянәттән куркасызмы?

- Хыянәт бөтен кеше белән булырга мөмкин. Артистлар тормышы күз алдында булгач, дуэт җырлагач та араларында якын мөнәсәбәтләр бар дип уйлаучылар күп. Алай дисәк, башка һөнәр ияләре дә эш сәфәрләренә чыга бит. Бөтен җирдә ир-атлар да, хатын-кызлар да бар. Хыянәттән курыкмыйм. Мин – реалист кеше. Беркемне дә гаепләмим, чөнки бервакыт син дә шул ук урында була аласың. Язмышта “минем белән булмый” дияргә ярамый. Бөтенесен аңларга тырышам. Аңлый алмасам, ул кеше белән аралашуны туктатам. Хыянәттән соң, күңелдә шик кала. Кешегә ачу сакламыйм, әмма яныма якын китермим. Беркемне үзгәртергә кирәкми. Кеше тормышына кысылырга яратмыйм.

- Радик сәхнәдә чыгыш ясауга каршы килмәдеме?

- Ирем гаилә корганчы эстрада тормышыннан читтә булды. Аннары миннән дә күбрәк белә башлады. Самарада яшәгән вакытта, гастрольләргә чыкканда балалар аның белән калды. Улымны балалар бакчасыннан алырга барганда: “Безнең егет зәңгәр башлыктан, бутама яме”, - дип көлә иде.

- Балачакта балаларга игътибарны азрак биргәнгә үкенмисезме?

- Ана кеше буларак, әлбәттә, үкенәм. Яшерен генә елаган чакларым да булды. Мин балаларны иркәләп үстердем, бөтен күңел җылымны аларга тапшырдым. Үземне шулай дип юатам.

- Балалар кемнән күбрәк куркалар?

- Радик вак-төяк әйберләргә игътибар бирми. Тик балалар әтиләренең түземлегенең чиге барлыгын да белә. Күбрәк миннән куркалардыр, мин – таләпчән әни. Егетләрем зур инде. Әмиргә – 18 яшь, Солтанга 11 тулды.

- Ә нинди кайнана булырсыз икән?

- Радикның әти-әниләре иртә вафат булды. Кайнана белән аралашырга өлгермәдем... Үзем турында әйтә алмыйм. Әлбәттә, бала һәр ана өчен кадерле. Улымның тормыш иптәше миңа ошарга яки, гомумән, ошамаска мөмкин. Ничек кенә булса да, яшьләрнең мөнәсәбәтләренә кысылмауны максат итеп куячакмын. Үз балаң булганда бу бик авырдыр.

- Эстрадада әйткәләшү, гауга куптарудан читтә торасыз. Беркемнең яклап та, хурлап та чыкмыйсыз. Ни өчен?

- Эстрадада бөтенесе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Талашулар эчке дөньямны җимерә. Махсус рәвештә гауга куптаручылар да бар. Әгәр кеше үзе турында начар сүзләр ишетергә әзер икән, рәхим итегез. Миңа да каты сүз әйтеп караучылар булды. Андый әйбергә игътибар бирмәдем. Теләгем булса, каты сүз дә әйтә алам. 

- Хәзер “Кара урман” төркемен ясап җибәргәнсез, “Тарлан” киносында да төшәргә җитешкәнсез икән. Иҗаттан армыйсызмы?

- “Кара урман” төркеме аша, күптәнге хыялымны чынга ашырам. Мин татар җырларын тыңлап үсмәдем. Концертларда да башта рус һәм чит ил җырларын башкардым. Татар җырларын да бүтән төрле җырлап карадым. Халык кабул итмәде: “Моңың юк”, диделәр. Шулай татар эстрадасына яраклаштым. Ә джаз турында оныттым. Хыялларны чынга ашырырга беркайчанда соң түгел. Кинога килгәндә, бу минем өчен кызыклы тәҗрибә булды. Мәскәүдә актерлык буенча белемнәр туплаганым бар. Тормыш девизым – “Мин булдырам”. Язмыш биргән мөмкинлекләрне кире кагучылар күп. Эшли белмәсәң, өйрәнеп була. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

12

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading