16+

Алсу Әбелханова: «Париж диеп, үләр хәлем юк: Казаныбыз күпкә матуррак!»

"Франция - Татарстан" эшлекле форумы старт алган иде. Парижда узган чарада Татарстаннан бер төркем сәнгать әһелләре дә катнашты. Алар арасында булган Алсу Әбелханова белән элемтәгә кердек.

Алсу Әбелханова: «Париж диеп, үләр хәлем юк: Казаныбыз күпкә матуррак!»

"Франция - Татарстан" эшлекле форумы старт алган иде. Парижда узган чарада Татарстаннан бер төркем сәнгать әһелләре дә катнашты. Алар арасында булган Алсу Әбелханова белән элемтәгә кердек.

- Парижда яшәүче милләттәшләремә Н.Җиһановның "Өзелгәнсең сиреньнән" җырын башкардым. Бик җылы кабул иттеләр. Биредә мин икенче тапкыр. Май аенда Сабан туена килгән идем. Шуңа да бик күп танышларымны очраттым. Чит илләрдә еш йөрергә туры килгәч, инглиз теленә дә аерым игътибар бирәм. Җәй хәтта инглиз теле дәресләренә дә йөрдем, булган белемнәрне ныгыттым.

Милли бизәкләр чигелгән күлмәктән чыгыш ясадым. Мин аны күптәннән махсус шундый чаралар өчен тектергән идем. Миңа калса, чит төбәктә чыгыш ясаганда, сәхнә костюмында нинди дә булса милли бизәк булырга тиеш. Чөнки син чыгышың белән тамашачыңда туган телгә, туган якка булган сусавын басарга тиешсең.



Илья Эренбургның "Увидеть Париж и умереть" дигән фикере белән бер дә килешмим. Казаныбыз күпкә матуррак, мин аны нык яратам.

Франциядә хәзер бәяләр шаккатмалы! Беренчедән, евро икеләтә артты. Икенчедән, тиздән Яңа ел. Бәйрәм алдының дә бәяләргә карата йогынтысы бар. Сувенирлар да алмадым, бизәнгечләр дә җыймадым. Күптән сувенир җыйганым юк, андый әйбергә бер дә исем китми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading