16+

Алсу Әбелханова Казахстанда көтү каршылый!

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханованың Казахстанда көтүдән кайткан сыерларны каршы алган видеосы пәйда булды.

Алсу Әбелханова Казахстанда көтү каршылый!

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханованың Казахстанда көтүдән кайткан сыерларны каршы алган видеосы пәйда булды.

Баксаң, Алсу Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә нигезләнгән фильмда төшә икән. Әлегә съемкалар Казахстанда бара. Әмма соңрак фильм Татарстанда да төшереләчәк.

Алсу Әбелханова фильмда төп рольләрнең берсен – татар хатыны ролен башкара. Ул бирегә кастинг аша үтеп эләккән. Әйтергә кирәк, фильмда Алсудан кала Татарстаннан башка артистлар төшми.

“Мин ярты ай Казахстанда инде. Кичә соңгы күренешне төшердек. Актриса булудан бигрәк шушы иҗади процесста, халыкара проектта катнашу ошый”, - диде безгә Алсу Әбелханова.

“Алмачуар” фильмы — Татарстан белән Казахстанның уртак проекты. Ул рус телендә төшерелә. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язган. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссамы — Ләйсән Хаҗиева.
 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading