16+

Алсу Хәбибуллина: "Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнмим. Башка керемем бар"

"Кермә, бәгърем, кермә төшләремә”, “Хуш инде мәңгегә димә тик”, “Ике ярда ике ялгыз” һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина сәхнәгә сагындырып кына чыга. Хәзерге вакытта ул тамашачысына яңалык әзерли.

Алсу Хәбибуллина: "Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнмим. Башка керемем бар"

"Кермә, бәгърем, кермә төшләремә”, “Хуш инде мәңгегә димә тик”, “Ике ярда ике ялгыз” һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина сәхнәгә сагындырып кына чыга. Хәзерге вакытта ул тамашачысына яңалык әзерли.

Бу хакта Алсу белән аралаштык. 

- Җәйләрең ничек уза, Алсу?

- Туган ягым Әтнәдә җиләк җыйдык, рәхәтләнеп су коендык. Себерке әзерләдек. Күбрәк әти-әни янына кайтырга тырышам. Шул арада Казанга килеп иҗат итәм. Менә хәзер яңа җырлар яздырырырга йөрим. 

- Алсу, яңа клип төшергәнсең икән. Нәрсә турында ул? Кайчан дөнья күрәчәк?

- Беренчедән, быел июнь аенда “Әтием” исемле җырыма төшерелгән клибым чыкты. Аны кыш көне төшерә башлаган идек, июнь аена әзер булды. Икенчедән, пандемия вакытында “Кайтмый узганы” исемле җырыма клип төшердек. Ул тормыш турында. Атка утырып җырлап төштем. Башта шүрләтте, ахырдан ияләштем. Ат елында тугангамы, атларны бик яратам. Телевизор экраннарына ай ахырында чыгачак, Алла боерса. Иҗат итмичә булмый бит, озак күренми торсаң, халык югалта.

- Чынлап та, югалттык сине Алсу. Халык югалтмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

- Халык югалтмасын өчен ижатта булырга кирәк дип уйлыйм. Ләкин халыкны ялыктырырга да ярамый.

- Сине еш тәнкыйтьлиләрме? Тискәре фикерне ничек кабул итәсең?

Соңгы вакытта Инстаграмда яза башладылар. Клип төшергәндә, күлмәктән суга кергән идем, “купальник алырга да акчасы юк мескеннең” дип язганнар. Беләсеңме, исем дә китми! Андыйлар белән вакланып тормыйм. Сөйләсеннәр, димәк, кызыксыналар. 

- Кызың Эльвинага ничә яшь? Аның җыр-моңга сәләте юкмы?

19 яшь тула, Алла боерса. Ул финанс институтында белем ала. Инглиз һәм рус телләрендә җырларга ярата. Көйләрен һәм сүзләрен үзе яза. Иҗат җимешләре бер җыентык чыгарырлык булды. Биюгә дә сәләте бар, озак вакыт “Тодес”ка йөрде. 

- Күп кенә артистлар челтәрле бизнеска кереп китте. Син ничек көн күрәсең?

- Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнмим. Башка керемем бар. 

- Акча тота беләсеңме?

Җыйган акча тормый миндә, чыгып бетә. 

- Алсу, Казан дәүләт мәдәният институтында да укытасың бит әле. Син укыткан яшьләр арасында хәзер сәхнәдә җырлаучылар бармы?

Быел Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина укып чыкты. 

- Сәхнәне чүп басты, дигән фикер белән килешәсеңме? Синең укучыларың арасында андый “йолдыз”лар бармы?

- Булгалый. Әмма талантлылары күбрәк.

- Үзең белән булган берәр кызык хәл турында сөйлә әле. 

- Казанга укырга килгәч, 4 айлап әнинең апаларында яшәдем. Ләкин минем аерым яшисем килде. 400 сум акча алдым да, Фучик урамында фатир “снимать” итәргә чыгып киттем. Автобуста барганда, сумкамдагы акча янчыгымнан шул 400 сум акчамны урладылар. Бу 1996 еллар иде. Шуннан бирле 10 еллап акча янчыгын сумкада йөртмәдем.

- Алсу, син минем өчен серле йомгак. Кайчан гаилә хәлең турында сөйләшербез икән?

- Тиздән сөйләрмен, әлегә иртәрәк. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарская красавица с сильным красивым голосом. Бик моңлы җырлый. Җырлары эчтәлекле. Яңа иҗади уңышлар насыйп итсен Ходай Тәгалә1

    Мөһим

    loading