16+

Алсу серен чиште

Соңгы вакытта киң киемнәрдән күренүче җырчы Алсуны тамашачылары көмәнле дип фаразалган иде дә фаразлавын, тик җырчы үзе бу турыда комментарийлар бирергә теләмәде.

Алсу серен чиште

Соңгы вакытта киң киемнәрдән күренүче җырчы Алсуны тамашачылары көмәнле дип фаразалган иде дә фаразлавын, тик җырчы үзе бу турыда комментарийлар бирергә теләмәде.

Ниһаять, җырчы серен чишүе хакында хәбәр итә ex-news.net. Алсу белән Ян Абрамов ике кыз үстерә, алдан планлаштырмыйча гына ул тагын авырга узган, хәзер аның дүрт айлык көмәне бар икән.

Кызларының берсен Израильдә, икенчесен Америкада тапкан Алсу әлегә кайсы бала табу йортына барачагын уйламаган.



Әлегә туачак сабыйның җенесе хакында да сер булып кала, әмма блогерлар малай булып, Абрамовлар нәселенең дәвамчысы булса ярар иде дип телиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading