16+

Алсуны Азаты саклап кына тора

Алсудан хәл-әһвәлләрен сораштык.

Алсуны Азаты саклап кына тора

Алсудан хәл-әһвәлләрен сораштык.

- Бераз белем эстәп алырга булдым әле. Алып баручы буларак махсус курсларга йөрергә җыенам. Соңрак Мәскәүгә барып кайтырга да исәп бар. Күптән түгел тамадалар очрашуы үткәрдем. Һәммәбезгә дә файдалы булды ул кичә. Азат (җырчы Азат Фазлыев. - авт.) «Йортым минем» дигән җыр яздырып, радиога биргән иде, хәзер көн дә шул җырны сорыйлар. Мондый патриотик рухтагы җыр халык күңеленә бик хуш килде.

Авылда бәрәңге алдык. Дөрес, мин чүпләмәдем, ашарга гына әзерләп тордым. Күземә операция ясаткач, Азат бик саклый үземне. Олы улыбызны быел да бию түгәрәгенә йөртәбез. Кечесе бик шук. Олысы бик тә туган җанлы, зурларча һәркемнең ничек, кайсы яктан туган булуларын сораша. Кайвакыт бөтенләй җавап тапмаслык сораулар бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading