– Зөлфәт, радиодан киткәннән соң, 12 елдан тагын кире кайттыгыз. Сәбәбе нәрсәдә булды?
– Иртәнге тапшыруда эшләргә тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Яратып эшли торган эш була бит. Бу да минем шундый эш.
– 12 ел эчендә сагына идегезме радионы?
– Бик сагындым дип әйтмим. Кайвакыт эфирга соңга калган, яисә микрофонны сүндермичә, ачык калдырган итеп төшләргә керә иде. Радио ачылганнан алып, анда 6-7 ел эшләдем. Студент вакытта анда яшәдем дияргә була. Шунда кунып, ашарга пешереп, төнлә дежур тора идек. Кунган өчен 100 сум акча да бирәләр иде әле.
– Журналистикада төрле юнәлешләр бар. Ә сез радионы сайлаган...
– Газетада да эшләп карадым. 1нче курста укыганда “Татарстан яшьләре” газетасына килдем. Тик, нишләтәсең, миңа язу сәләте бирелмәгән. Аннан бер дәресебезгә Илфат абый Фәйзрахманов килде. Ул телевидение хакында сөйләде. Мин шунда: “Телевидениегә барып карарга буламы?” – дип сорадым һәм бардым да. Илфат абый, мине каршы алып, “Хәбәрләр” редакциясенә алып керде. Беренче сюжетым абунәчеләр көненә багышланган иде. Илфат абый өйрәтеп, төзәтеп, беренче сюжетым чыккан иде. Шул елны яшьләр редакциясе ачылды, курка-курка гына, Рамилә апа Сәхәбетдинова янына кердем. “Рамилә апа, алыгыз инде мине эшкә, мин сезгә авылдан сөт, каймак алып килермен”, – дигәнмен. Ул миңа боларны хәзер кызык итеп сөйли. Боларын үзем хәтерләмим дә. Шулай “Яшьләр тукталышы” тапшыруында эшли башладым.
– Журналистикада хатын-кызлар күбрәк булуы сер түгел. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Сәбәбе түләүдәдер. Түләү юк, аз бит инде. Иҗатчылар ир-атлар арасында аз дип әйтмәс идем. Тиешле дәрәҗәдә түләү булмау аркасында журналистикадан читләшкән кешеләрне беләм. Чөнки тормышны алып барырга кирәк. Ир-ат бу очракта тартып бара торган арбасын алмаштырырга мәҗбүр.
– Һөнәребезгә бәйле тагын бер сорау. Телгә бәйлеме, сәнгать өлкәсендәме, берәр проблема килеп чыкса, журналистларны гаеплиләр...
– Хәзер вакыйга урынына барып, репортаж ясау юк диярлек. Укучыларга да башка нәрсә кызык.
Тел мәсьәләсенә килгәндә, кешеләрнең телефонда, смартфоннарда татар хәрефләрен инкарь итеп, әй, алай җайсыз бит, болай да аңлашыла бит диюләре күңелгә тия. Хәтта татар журналистлары арасында да очрый шундыйлар. Ул “ә”, “ү”, “ө” хәрефләре бит онытыла. Аның яңгырашы үзгәрә. Балалар да шуңа өйрәнә. Кызга телефон алуга, мин аңа татар хәрефләре урнаштырдым. Хатын да, әни дә, барлык туганнар да татар хәрефләре белән яза. “Ә” урынына “э”, “ө” урынына – “о” язалар икән, андый әйбергә күзем “каный”. Кайбер баш мөхәррирләр дә рус хәрефләре белән язгач, сүгә идем үзләрен. Син бит башкаларга үрнәк булыр кеше дип. Ул хәрефләрне кайдан табарга, аларны ничек урнаштырасы икән дип сылтау табучыларны аңламыйм.
– Балалар бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, татар телен оныта. Сезнең гаиләдә нинди телдә сөйләшәләр?
– Татарча гына. Әгәр дә миңа русча нәрсәдер эндәшә икән, аны аңламаганга салышам. Аларга, өйдә татарча сөйләшәсез, дим. Хатын шәһәр кызы булуга карамастан, ул да татарча сөйләшә. Күптән түгел хатынның туганнарының балалары бездә кунакта булды. Аларның әти-әниләре, әби-бабалары татар. Ә балалар татарча белми. Бу инде җанны тырный.
Бабаларыбыз ничәмә-ничә гасырлар телне саклап килгән. 1552 елда яулап алганннан соң да, бирешмәгәннәр. Күпме басымнар, күпме кыерсытулар булган. Бүгенге тыныч тормышта берәү дә сине русча сөйләшергә мәҗбүр итми. Татарча сөйләшмә дип берәү дә әйтми. Шундый заманда да телне инкарь итеп, сөйләшмибез.
– Социаль челтәрләрдән карап барам: сез бик кайгыртучан әтигә охшаган. Кызларыгыз гел сезнең тирәдә генә бугай?
– Ул гел мин видеога төшергәнгә генә шулай тоеладыр. Мин кызык мизгелләрне төшерергә тырышам. Әле балалар авылда, аларсыз әллә ничек кенә. Өйдә буш. Кайдан да булса килеп чыгарлар төсле. Сәер тынлык.
Балалар белән йөрергә яратам. Миңа алар белән аралашу кызык. Үземчә татарча тәрбияләргә тырышам. Тик әле башкарасы эшләр бар.
–Уку процессын контрольдә тотасызмы?
– Бу эш тулысынча әнисе җилкәсендә. Мин дәресләрне тикшерүне белмим.
– Баланың мәктәптә нинди билгегә укуы сезнең өчен мөһимме?
– Юк, алай сүккәнем юк. Әмма әнисеннән “эләккәли”.
– Татар мохитендә, милли гореф-гадәтләрне үтәп, татар кызы үстерәсез. Үсеп җиткәч: “Әти, мин руска кияүгә чыгам”, – дисә, каршы киләсезме?
– Ул турыда бик күп уйлаганым бар. Балаларның тормышына алай каршы килмәс идем. Безнең бурыч - үстерү, белем бирү. Калганы аларның тормышы. Ул ничек сайлый - шулай була. Әлбәттә, татар булса, сөенер генә идем. Дин буенча да мин менә болай булырга тиеш, дигән әйберне сеңдермим.
Без яши торган Күлле авылында күршебез Галя апа – рус. Пасха вакытында алар безгә йомырка, кулич бирсә, безнең бәйрәмнәрдә без аларга күчтәнәчләр кертәбез. Шулай итеп яшәргә кирәк. Шулай яшәү дөрес, чөнки Аллаһ бер дип аңлатам.
– Күрше – ул күрше, ә бергә яшәү икенче әйбер бит...
– Тукта, әле кыз үсмәгән, алдан ук руска биреп куйма. Ул бит руска гына түгел, инглизгә дә чыгып, еракка китәргә мөмкин. Бәхетләре генә булсын. Үз канатым астында тотам, дип яшәргә түгел. Шуңа хатынга да күбрәк балалар алып кайтырга кирәк, дим. Читкә җибәрергә жәл булмасын өчен. Берне генә алып кайтасың икән, ул жәл була. Ничек инде син, берне үстерәсең, ул кияүгә чыгып китә – бетте. Ә аз дигәндә өчәү булса, шанслар арта. Тормыш уза да китә, без мәңгелеккә килмәгән. Кырык яшьтә өченче баланы алып кайттың, ди. Ул үсеп, 20гә җиткәндә, сиңа инде 60 була. Анда инде ерак калмый. Миңа күп кеше малай кирәк, ди. Нәрсәгә соң малай, дим. Фамилия калдырырга, диләр. Үлгәннән соң, җир астында ятканда, синең ул фамилияң бармы, юкмы – сиңа барыбер. Хатын да әйтә инде, малай кирәк, ди. Тагын бер кыз булса, мин сөенәчәкмен генә. Иң мөһиме – сәламәт булсын.
– Тагын берәр бала планлаштырасыз, дип аңларга була бугай?
– Ходай ничек кушса, шулай була. Хатын нәрсәләрдер саный инде үзенчә. Ул малай тели. Бар нәрсә дә Ходай кулында.
Комментарийлар
0
0
Афәрин,Лилия. Әңгәмәң бик кызык,үзенчәлекле.Зөлфәт бик акыллы,һәряклап булган кеше.Иҗати уңышлар,гаилә бәхете телим.
0
0
0
0
Фикерлэрен белэн килешэм ,молодец.
0
0
0
0
Шундый акыллы, топле фикерле чын ир-ат.
0
0