16+

Арслана: “Ирем белән Салават кавыштырды”

Җырчы Арслана Башкортстанның Балтач районы Нөрке авылында – татар авылында туган. Мәктәп елларында гаиләсе Чаллы шәһәренә күченеп килгән. Гаиләдә алар өч кыз үскән.

Арслана: “Ирем белән Салават кавыштырды”

Җырчы Арслана Башкортстанның Балтач районы Нөрке авылында – татар авылында туган. Мәктәп елларында гаиләсе Чаллы шәһәренә күченеп килгән. Гаиләдә алар өч кыз үскән.

- Арслана, үз исемең ничек? Ни өчен сәхнәгә тәхәллүс белән чыгарга булдың?

- Үз исемем – Алсу Мортазина. Тәхәллүс белән чыгуымның сәбәбе шул – үзебезнең музыкага, яңа сулышка туры килгән исем эзләдем. Минемчә, бу тәхәллүс бик уңышлы булды.  

- Иҗат юлыңны “Салават” җыр театрында башлагансың...

-  Мин күптәннән җырлыйм. Музыкаль белем турында ике дипломым (берсе кызыл) бар. Вокал укытучысы мине консерваториягә әзерләде, чөнки классик опера белән бергә “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү” кебек халык җырларын да башкара идем. Ләкин яшь булу сәбәпле, джаз һәм эстрада җырлары белән мавыктым. Шулай итеп, “Салават” җыр театрына килеп эләктем. Беренче чыгышым Г.Камал театры сәхнәсендә булды. Бер ел тирәсе бэк-вокалда җырладым. Җырларым әкренләп радио-телевидениедә яңгырый башлады. Тормыш иптәшем Наил Мортазинны “Салават” җыр театрында очраттым.

- Шуннан соң эстрададан югалдың...

- Кисәк кенә җырчы тормышыннан туеп киттем. Башка өлкәгә китәргә карар кылдым. ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен тәмамладым. Шушы һөнәрем буенча эшлим. Иҗат белән эшне бергә алып барырга тырышам. Карьера ясадым. Эшемне дә, хезмәттәшләремне дә бик яратам. Әмма иҗат итү теләге беркая да китмәде, һәрвакыт үзен сиздереп яшәде. Өстәвенә композитор, аранжировщик, мультимейкер белән бер түбә астында яшибез бит. Аның тәкъдиме белән җыр яздырып клип төшердек.

- Син халыкка таныш булган җырларны заманча рухта башкарасың. Халык ничек кабул итә?

- Музыкада заманча яңгырашлы, югары сыйфатлы яңа юнәлеш булдыру теләге мине яңа җырлар яздыруга этәрде. Без заманча музыканы татар телендә ясыйбыз. Музыка теле төрле милләт кешеләре өчен аңлаешлы, үтемле булырга тиеш дип уйлыйм. Шул мине иҗат итәргә, алга барырга илһамландыра. Без булганны җимермибез, без яңалык кертәбез. Төп максатыбыз – татар музыкасын җир шары күләмендәге сыйфатка күтәрү. Дөресен генә әйткәндә, мин күбесенчә үзебезнең җырларны башкарам. Бу – Наилнең музыкасына язылган җырлар. Кайбер текстларны үзем дә язам.

- Халык сине “Урсал тау” җыры аша таный башлады...

- “Урсал тау” җыры буенча төрле фикерләр булды. Бик ошаткан тамашачылар да бар, тәнкыйть тә булмады түгел. Яңа сулышта ясалган аражировка бит. Минемчә, бу – яхшы күренеш, без халкыбызның җырларын яңа яңгырашта җиткерәбез.

- Ирең Наил – продюсерың. Ирле-хатынлы булуыгыз эшләргә комачау итмиме?

- Юк, бер дә комачауламый. Быел безнең кавышканга 20 ел булды. Ул – ярдәмчем, мине канатландыручым. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Бергә эшләү, бергә яшәү – зур бәхет. Без бер якка карыйбыз, студиядә яшибез дисәм дә була. Мәхәббәт җимешебез – кызыбызны үстерәбез. Русланага – 10 яшь, 4нче сыйныфта укый.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading