16+

Артур Маuzer Sax Радик Юльякшин командасыннан ник киткән?

Татарстанның һәм Башкортстанның иң популяр саксофончысы Артур Гыйниятуллин (тамашачылар аны Маuzer Sax буларак белә) соңгы ике елда Elvin Grey концертларында чыгыш ясады.

Артур Маuzer Sax Радик Юльякшин командасыннан ник киткән?

Татарстанның һәм Башкортстанның иң популяр саксофончысы Артур Гыйниятуллин (тамашачылар аны Маuzer Sax буларак белә) соңгы ике елда Elvin Grey концертларында чыгыш ясады.

Әлеге тандем чыннан да бик уңышлы килеп чыкты. Ике талантлы егетнең уртак эш нәтиҗәсеннән тамашачылар бик канәгать иде. Тик көзге сезонда Маuzer Sax Радик Юльякшин командасыннан китүен белдерде. Ул моны үзенең сольный концерт программасын әзерләргә теләве белән аңлата. Бу хакта Артур үзенең Инстраграмында тәфсилләп язган.

"Минем Elvin Grey командасыннан китүем турында сүзләр йөри башлады. Чыннан да, бу шулай. Әмма әлеге хәбәрне кабул итәргә теләмәүчеләр, хәтта миңа үпкә белдерүчеләр дә бар. Дуслар, мин беркемне дә ташламыйм. Башта ук мине командага чакырганда барлык эш моментлары сөйләшенде һәм без үзара файдалы шартларда эшли башладык. Мин бернинди дә килешү төземәдем. Барысы да телдә генә, дусларча мөнәсәбәтләргә нигезләнеп сөйләшенде. Алдан уйланылганча, "килешү" икенче тур ахырына кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Һәм ул җәй башында тәмамланды. Дуслар! Мин бит инде Радик белән бергә чыгыш ясарга һәм аның белән бер сәхнәдә гомер буе булырга тиеш түгел. Мин шундый ук шартларда башка артистлар белән дә чыгыш ясый алам. Әмма минем планнарда үз сольный карьерамны башлау теләге һәрвакыт бар иде. Бигрәк тә сез мине илһамландырдыгыз һәм илһамландырасыз да. Районнарда концертлар белән йөргән вакытта кешеләр сольный программа белән килүемне сорап еш мөрәҗәгать итәләр иде.

Шуларның барысын да искә алып, хәзерге вакытта мин үземнең сольный проектым өстендә эшлим, яңа шоу, команда туплыйм һәм бик тиздән үземнең концертларым белән сезне сөендерә башлаячакмын. Алда - яңа җырлар, треклар, клиплар, видео-көндәлекләр һ.б. булачак. Көз көне минем Радик Юльякшин командасында булмавым мин әле яраткан тамашачыларымны ташладым дигән сүз түгел. Бу - менә хәзер үз иҗатым белән шатландырырга вакыт җитте дигәнне аңлата. Элвин һәм аның командасы, аның продюсеры Александр Слюсаренко белән безнең һәрчак бик яхшы мөнәсәбәтләр, дуслык булды һәм бу шулай булачак та. Киләчәктә дә сезне үзебезнең тандем белән бер генә тапкыр сөендермәбез әле. Аңлавыгыз һәм мине илһамландырып торуыгыз өчен рәхмәт. Сездән башка берничек тә була алмый", - дип язып элгән Маuzer Sax.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading