14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган.
- Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды....
14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган.
- Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды. Әкрен генә кире сәхнәгә кайтырга планлаштырам. Барысы да Аллага шөкер! - дигән ул.
PS. Биш атна элек Оскар Усманов интернеттагы битенә Асылъяр белән төшкән фотосын куйган иде. Фото астына «Тиздән Асылъярдан яңа җыр» дип язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар