Эстрада – кәүсәсенә терәү куюдан узды бугай инде. Әле моннан сигез-тугыз ел элек кенә парлашып:
«Авып барган агачларга
Булышмас терәү генә,
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә», – дип моңланган Ландыш һәм Иркә ханымнар «пыр» китерде артист халкын. Хәер, әлегә Иркәдән бер генә җөмлә аклану да, кемнедер гаепләү дә юк. Аның каравы, «Барс Медиа» белән, Иркәнең үзе белән хезмәттәшлек иткән артистлар «түзеп тора алмый»ча, ыштаннарын чыгарып селкеде. (Гафу итегез, ямьсезрәк сүзләр кулланам, әмма моны башкача атап булмый бит!)
Татар дөньясында танылган, җыр сәнгатенә зур өлеш керткән, үзе дә эстрадага җырчылар әзерләгән продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та, татар эстрадасы үзенең сәхнә артын бөтен пычраклыгы белән күрсәтә башлады бугай, ди.
– Ландыш Нигъмәтҗанованың видеомөрәҗәгатен, аның тирәсендәге шау-шуны нәкъ менә шулай кабул иттем. Бернинди аргументларсыз, башкаларның шәхси мөнәсәбәтләренә тыгылып, аларга пычрак ату. Соң, әгәр дә кемдер синең хокукларыңны боза икән – рәхим ит, якла син аларны! Әмма ямьсез, пычрак юл белән түгел. Бүген хокукларыңны яклауның цивилизацияле юлы да бар. Ул – хокукый, юридик нормалар аша, ягъни суд аша. Мин шәхсән Динә белән таныш түгел.
Шулай ук Ландыш белән дә танышлыгым юк. Әмма Ландыш нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек. Контракт, аны үтәмәү белән бәйле штрафлар, авторлык хокукларын бозу турында да сүзләр ычкынгалый. Бәлки, конфликтның төп сәбәбе шундадыр... Аннары, тагын бик мөһим мәсьәлә – контрактны кем боза икән соң?! «Барслар»мы, әллә җырчылар үзләреме? Чөнки бу хакта да төрле фикерләр ишетелгәли. Мин кайвакытта шаккатып куям: бу видеомөрәҗәгать авторлары йә инде халыкны бөтенләй сарыкка саный, йә инде гафу итегез, бу өлкәдә үзләре сай йөзә, – дигән фикердә Рифат әфәнде.
Рифат Фәттахов дөрес әйтә. Әгәр дә сине үпкәләткәннәр икән, конфликтны чишәр өчен уртага салып сөйләшергәдер инде ул. Әгәр кеше яхшылап сөйләшүне аңламаса, ул чагында, рәхим ит – суд ишеген шакы. Нәтиҗәсе булмый калмас иде. Юк инде! Безнең халык видеомөрәҗәгатьне өстенрәк күрә бит. Алай җиңелрәк. Рейтинг тизрәк үсә, халык күбрәк «чәйни».
Бәхеткә, эстрадабызда мондый әйберләрдән өстенрәк булган, гайбәт дөньясында кайнамаган, әмма мактаулы исемнәре дә булган, зал тутырып тамашачы да җыйган җырчылар да аз түгел.
Шәхсән минем күзаллауда җырчы – тамашачысын тәрбияли торган, рухи байлык бирүче. Мисалга, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. Ул хәтта бу очракта да эстрадада булган вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерүдән баш тартты.
– Популяр булу өчен сәләт һәм тырышлык кирәк. Шулай гына күтәрелеп була, – ди артист.
Аның белән килешми мөмкин түгел. Зәйнәб ханымның кайчан да булса гайбәт сөйләгәнен яисә «искиткеч тарих» герое булганын ишеткәнегез бармы? Шәхсән минем юк. Гәрчә ул да башкалар кебек үк социаль челтәрләрдә дә утыра, заллар тутырып, халык та җыя. Бәлки ул елына 365 көн концерт та куеп йөрмидер, әмма аңа бу кирәк тә түгел. Көн саен майлы ботка ашасаң, тәме бетә. Талантның үз дәрәҗәсе булырга тиеш. Хәтта мин аның «бу уңайдан комментарий бирмим» дигәнен дә кабул итәм. Талантлы артист мондый әйберләрдән өстен шул ул.
Хәер, Зәйнәб Фәрхетдинова кебекләр ул гына түгел. Югары сәнгать әсәрләре иҗат итү белән шөгыльләнүче күп кенә артистлар, мәдәни учреждение җитәкчеләре миңа бу уңайдан шәрехләмә бирмәүне хубрак күрде. Барысының да җаваплары бер мәгънәгә ия – бу баткаклыкка керәсе, пычранасы килми. Әмма кемдер ул баткаклыкны «киптерергә», бу хәлгә ачыклык кертергә тиештер бит инде? Президент үзгәреш җилләрен өрә башлаганда, мондый борылышларны күз алдында тотмагандыр, дип ышанасы килә.
Мәдәният министрлыгы да соңгы арада театрлар белән бик мавыгып китте. Килешәм, анысы да кирәк. Әмма театрга бит күрсәтеп, җыр сәнгатенә арт белән борылу, башны комга качыру да дөрес түгел. Бу очракта Ирада Хафизҗан кызы «Барс Медиа» җитәкчелеге белән дә, артистлар белән дә очрашып сөйләшергә тиеш түгелме?
Бер уйласаң, халык санын исәпкә алу, мәктәпләрдә татар теле дәресләренә кабат «ачык чырай» күрсәтү, әлеге дә баягы коронавирус, һава торышында аномаль үзгәрешләр... тагын әллә нинди проблемалардан халык «ял итсен» өчен уйлап табылганга охшаш әлеге вакыйга милләтебезгә зыяннан кала берни дә бирмәде.
Халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев тә шул фикердә.
– Бу беркемгә дә файда китерә торган гамәлләр түгел, әлбәттә. Беренче чиратта җырчыларның үзләренә зыян сала: аларның бәясен, дәрәҗәсен төшерә. Җырчының төп эше – матур итеп сәхнәгә чыгып җырлау, югары сәнгатьне халыкка җиткерү. Ә бу ыгы-зыгы килеп талашып яту һич кенә дә бизәми. Мин җырчыларны гына күз уңында тотмыйм, гаеплеләр күптер. Оештыручылары да, продюсерлары да, «Барс Медиа»ның ыгы-зыгысы да аларны шундый хәлгә төшергәндер. Бер караганда, алар үзләренең хокукларын якларга тырышалар кебек.
Икенче яктан, ул бик ямьсез төс ала. Аларның шундый ямьсез сүзләр куллануы сәхнә кешесен бер генә дә бизәми. Аннан ул җырчылар белән эшләгән оешма җитәкчеләренә дә әзрәк кенә акыллырак булырга кирәк иде. Әгәр дә алар чын мәгънәсендә татар халкының җыр сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә телиләр икән, алар беренче чиратта үз оешмаларында тәртип урнаштырырга тиеш иде, – дип саный Разил Вәлиев.
Үзе дә күп җырлар иҗат иткән шагыйрь сүзләренчә, әлеге вакыйганың төп зыяны татар халкына, татар милләтенә тия.
– Татар халкына беренче чиратта аның әдәбиятына, сәнгатенә карап бәя бирелә. Зыялылардан гомер-гомергә үрнәк алырга тырышканнар. Бу хәлләр татар халкын яхшы сыйфатта күрсәтми, – ди ул.
Дөрестән дә, милләтебезнең йөзек кашы булган узган гасыр җырчылары беркайчан да андый вакыйгалар үзәгендә булмаган. Аларны да «изүчеләр», пычрак атучылар, гаепләүчеләр, гайбәтләр чыгаручылар аз булган, дисезме? Тик берәү дә ыштанын халык алдына чыгарып селкемәгән бит! Әллә тамашачыларына хөрмәт булган, әллә башка тәрбия, әллә инде хәзергеләр кебек «маена чыдаша алмау» белән интекмәгәннәр.
Хәзер ике «хит» ясыйлар да атказанган исеме алалар. Элек бу исем өчен СССРны аркылыга-буйга йөреп, чәч белән җир себергәннәр. Дәүләт түләгән окладка эшләгәннәр, хәзерге сыман «минем чыгыш 100 меңнән дә ким түгел» дип, борын чөереп утырмаганнар.
Хәер, монысы инде башка мәсьәлә. Әмма артистларны тыйнаклык һәм тәрбия дәресләренә сертификат белән бүләкләү комачау итмәстер. Һич югы атказанган исеме алыр алдыннан булса да!
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар
0
0
Шушы ике "хит" жырлаганга кем бирэ сон аларга атказанган артист исемен? Кем аларны чыгарып селку дэрэжэсенэ житкерэ? Кемнен кызыксынганы бар эстрада белэн? Сез аз гына адресын ботагансыз гаеплэу хатыгызнын......
0
0
0
0
Дорес сузлэр сойлэмэгэн булсалар артистлар, теге мишэр кызы шундук чэчрэп чыгып элемтэгэ чыгар иде. Элегэ кадэр тавышы чыкмады икэн, димэк артистлар хак сойлилэр Иркэ турында. Нишлэп алар авыз ябып торырга тиешлэр? Кем сон ул Иркэ бугенгесе кондэ?
0
0
0
0
Шулай брат якташны начар итеп курсэтэсе килми шул. Районыгыз очен позор инде бик зур...
0
0
0
0
Бик дорес язгансыз ????сахнэ матурлыгын боздылар бу пычыраклык белан, татар эстрадасын чуп басты, Ландыш болгатты ботен пычыраклыкны
0
0
0
0
Шушы хэтле гайбэткэ иркэ Дэ чэрэ бэрэ килеп талашса,ботенлэй ямьсез булыр иде, ул узен дорес Тота,чонки белэ, т....Ган к...э бук ябешми!узен плинтустан да тубэн тошерми афарин.!вакытыда юк инде,Тулы заллар Белэн гастрольдэ бит!
0
0