16+

Айдар Галимов Гөлнара Габидуллина тәкъдименә: "Йөрәгем шулай кушты"

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның 55 яшьлек юбилей концерты узды. Концерт вакытында Айдар Галимов тормышы турында күпләр белмәгән кызыклы хәл сөйләде.

Айдар Галимов Гөлнара Габидуллина тәкъдименә: "Йөрәгем шулай кушты"

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның 55 яшьлек юбилей концерты узды. Концерт вакытында Айдар Галимов тормышы турында күпләр белмәгән кызыклы хәл сөйләде.

“Моннан 55 ел элек әти-әни дуслары белән бергә табын артында 23 февраль көнен билгеләп утырган. Әмма Башкортстанның Миякә районы Олы Кәркәле авылында түгел, ә ерак Казахстанда. Алар авылда яңа төзелә башлаган өйләрен ташлап киткәннәр, чөнки Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерергә чакырганнар. Паспортлары да булмаган, читкә китәргә рөхсәт тә юк, качып диярлек Казахстанга киткән алар. Әти бензовозда эшләгән, “станциядән бензин ташыдым”, ди. Әни мәктәптә укыткан, “казах, немец балаларын бик күп укыттым”, ди. Ә ул авылның исеме Мәдәният дип аталган. Һәм 55 ел элек 23 февраль көнне мин шул Мәдәният авылында дөньяга килгәнмен. Миңа бер яшь тулганда, без кире авылга әйләнеп кайтканбыз, мин шунда тәпи киткәнмен. Олы Кәркәле – минем туган авылым, чөнки Мәдәният авылын бөтенләй хәтерләмим. 

Шулай да 40 елдан соң Казахстанга әйләнеп кайттым. Мәдәният авылын эзләп таптым. “Ни өчен Аллаһы Тәгалә мине нәкъ шушы авылда дөньяга китерергә булган?” дигән сорау борчыды мине. Ул сорау әле дә бар. “Мәдәният” дигән сүз минем йөрәктә. Димәк, миңа шушы юлдан барырга, шушы миссияне башкарырга кирәк булган”, - ди Айдар Галимов.

Билгеле булганча, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габидуллина да Казахстанда туган. Аның күптәннән Айдар Галимов белән казах телендә дуэт башкару хыялы булган һәм менә юбилей концертында ул хыял чынга ашкан. “Гөлнара бергә җырларга тәкъдим иткәч, мин шундук ризалаштым. Йөрәгем шулай кушты. Аның да әти-әнисе Мамадыш районыннан Казахстанга киткән булган, әмма ул анда минем кебек 1 генә ел түгел, ә 12 ел яшәп кайткан. Шуңа да аңа Казахстан тагын да якынрак”, - диде Айдар Галимов.

Шулай итеп, Айдар Галимов белән Гөлнара Габидуллина казах телендә дуэт башкарды. Әлеге җырны тамашачылар бик җылы алкышлады. Киләчәктә Айдар белән Гөлнара бу дуэт белән генә чикләнмәс, татар телендә дә җырлар иҗат итәр дигән өметтә калабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading