16+

Айдар Галимов: "Концертлардан куркырга кирәкми иде"

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов пандемия белән бәйле фикерләре белән уртаклашты.

Айдар Галимов: "Концертлардан куркырга кирәкми иде"

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов пандемия белән бәйле фикерләре белән уртаклашты.

“Мин – кече бизнес субъекты буларак, пандемиядән зыян күрдем. Инде ярты елдан артык без оешманы сакларга, ничек тә эшләргә, алга атларга тырышабыз. Әмма бу җиңел түгел. Әлеге вәзгыять артистларга да зур йогынты ясады. Тик шулай да Татарстанда артистларны күбрәк аңлыйлар дияр идем. Концертлар оештырыла, театрлар да эшли. Кичә иренмичә Г.Камал театрының графигын карадым. Көн дә спектакльләр куела. Дөрес, саклану чаралары белән”, - ди Айдар Галимов.

Аның әйтүенчә, иҗат кешесе һәрвакыт тонуста булырга тиеш. “Сине бикләп куялар икән, психологик яктан бик авыр бу. Концерт залын 25 процентка гына тутыру да артист өчен зур минус. Ә инде бөтенләй ябып куйсалар, зур афәт булачак. Ябып кую җиңел, ә яңадан башлау бик кыен. Миңа калса, концертлардан куркырга кирәкми иде. Азайтырга кирәк, ләкин бу кадәр үк түгел”, - ди Айдар Галимов.

Ул уенын-чынын кушып, битлек киюнең уңай ягын әйтте. “Кибеттә битлек һәм башлык киеп йөргәч, халык танымый”, - диде артист.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading