16+

Айдар Ракипов авылдагы йортын сатуга куйган?!

Татар эстрадасының талантлы артисты Айдар Ракипов туган авылындагы йортын сатуга куйган. Ни өчен икәнен Айдарның үзеннән сораштык.

Айдар Ракипов авылдагы йортын сатуга куйган?!

Татар эстрадасының талантлы артисты Айдар Ракипов туган авылындагы йортын сатуга куйган. Ни өчен икәнен Айдарның үзеннән сораштык.

“Әти белән әнине Казанга күчерергә исәп. Дөрес, әнинең Казанга күченгәненә бер ел булды инде. Ниһаять, әтине дә күченергә күндердек. Әти белән әни гомер буе авылда яшәгәч, Казанда аларга йорт аласы килә. Әлегә эзлибез. Аларның миңа якынрак булуын телим”, - ди җырчы.

“Туган нигез сагындырмасмы соң?” дигән сорауга Айдар: “Сагындырыр инде, шул йортта туып үстем бит. Авылга кайтып, 2-3 көн торсаң да, рәхәт була иде. Әмма йортны да буш калдырып булмый. Икенчедән, Казанда йорт алу өчен дә акча кирәк, шуңа да авылдагы йортны сатарга дигән карарга килдек”, - диде ул.

Айдар чыгышы белән Илеш районы Үрге Яркәй авылыннан. Авылдагы өйләренең мәйданы – 86 кв.метр, җирнең гомуми мәйданы – 10 сутый. Йортны 3 млн. 600 мең сумга саталар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading