16+

Айгөл Бариева: "Яшьли ятим калсам да, язмышыма үпкәм булмады"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аралашкан саен, аның яңа якларын ача барам. Бу юлы да шулай булды. Хәер, җырчы белән ачыктан-ачык әңгәмәне укыгач, үзегез дә моңа инанырсыз. Тормышта күп сынаулар узган һәм бернигә дә карамастан, елмаеп алга баручы бу ханыма сокланмый түгел.

Айгөл Бариева: "Яшьли ятим калсам да, язмышыма үпкәм булмады"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аралашкан саен, аның яңа якларын ача барам. Бу юлы да шулай булды. Хәер, җырчы белән ачыктан-ачык әңгәмәне укыгач, үзегез дә моңа инанырсыз. Тормышта күп сынаулар узган һәм бернигә дә карамастан, елмаеп алга баручы бу ханыма сокланмый түгел.

– Хәзерге Айгөл Бариева элеккеге Айгөлдән нык аерыламы?

– Бик нык аерыла дип әйтмәс идем. Кайбер өлкәләрдә мин һаман шундый ук, ә кайбер мәсьәләләрдә үзгәрдем. Тормыш үзенекен итә. Яшьлегем белән чагыштырсаң, мин хәзер күпкә сабыррак, тәҗрибәлерәк дип уйлыйм. Ә тулаем алганда, мин – шундый ук ачык, гадел, тиз ышанучан, оптимист рухлы Айгөл.

– Моңа өстәп, шундый ук яшь, чибәр һәм зифа буйлы дияр идем...

– Рәхмәт матур сүзләреңә. Яшьлек, чибәрлек дигән әйбер ул тыштан түгел, ә эчтән булырга тиеш. Үзеңне ничек хис итсәң, гомер буе шулай дәвам итәчәк. Танышларым арасында үзләрен олы кешеләр кебек хис итүче яшьләр бар. Алар тормышның ямен күрми, әллә нинди сүлпән яшәү рәвеше алып бара. Шул ук вакытта 80 яшьлек кешеләр арасында да һәрнәрсәдән тәм табып яшәүчеләр бар. Үзем дә әгәр теге яки бу очракта канәгатьсезлек кичерсәм, Аллаһка шөкер дип әйт, дип шундук үземне тирги башлыйм. Һәрнәрсәнең ямен күрә белергә кирәк. Хәтта дингә килүче дә аның тәмен белеп килергә тиеш.

– Язмышыңа үпкәләгән, ачуланган вакытларың булдымы? 

– Яшьли ятим калсам да, төрле авырлыклар, сынаулар кичерсәм дә, беркайчан да язмышыма үпкәм булмады. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм, чөнки үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Бу тормышта миңа нәрсә кирәк булса, Аллаһы Тәгалә барысын да биреп барды һәм биреп бара. Һәр теләгем тормышка аша, аның ярдәмен тоеп яшим. Яшьли кичергән сынаулар мине нәрсәгәдер өйрәтте. Кешегә сынаулар билгеле бер нәтиҗә, тәҗрибә туплау өчен бирелә дип уйлыйм. Япон халкында шундый әйтем бар: “Әгәр кешенең тормышында бернинди киртә-сынаулар, авырлыклар булмаса, ул аларны сатып ала”.

– Әти-әниең турында бик еш язасың. Әгәр күрешү мөмкинлеге булса, аларга нәрсә әйтер идең?

– Әти-әнине бик сагынып яшим. Алар миңа бик җитми. Әгәр исән булсалар, сөйләшеп кенә калмас идем, алар өчен күп нәрсә эшләр идем. Әти белән әни бик күп әйберне белмичә, күрмичә яшьли китеп барды. Чит илләргә алып барыр, дөньяны күрсәтер, теләгән әйберләрен – тәмле ризыклар, матур киемнәр алып бирер идем. Оныклар рәхәтен күрми киттеләр. Кайвакыт: “Эх, Айлинәнең, Камилнең уңышларын күрсәләр, ничек сөенерләр иде”, – дип уйлыйм. Акыллы, файдалы киңәшләрен бирерләр иде дип юксынам аларны. Ләкин язмыштан узмыш юк. Әти-әниемнең урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын. Оҗмахларга эләксәк, очрашырга насыйп булсын.

– Холкың буенча син кемгә охшаган? Үзеңдә ошамаган якларың бармы?

– Холкым белән 100 процент әтиемә охшаганмын. Ошамаган якларым – дөнья (көлә). Мин – бик кызу канлы, тиз кызып китәм. Кызган баштан турыдан бәреп әйтәм дә, аннары үкенеп куям. Мин – бик таләпчән кеше. Үземә карата да, башкаларга да. Ә бит кешеләр төрле була. Әкрен кеше булса, бу күренеш мине чыгарымнан чыгара. Хәзер яшь барган саен телне тыярга өйрәнәм. “Синең дөреслегең кемгә кирәк?” – дим үземә. Тагын бер тискәре ягым: мин – перфекционист. Бәлки бу яхшы сыйфаттыр, ләкин минемчә, тормышта перфекционист булырга ярамый. Дөньяда ак белән кара төсләрне генә түгел, башкаларны да күрә һәм таный белергә кирәк. Мин хөрмәт иткән, тормышта күп нәрсәгә ирешкән, тәҗрибәле һәм үрнәк булырдай кеше хаталарымны күреп төзәтсә, ул чакта колак салам.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading