16+

Айгөл Кыямова: “Ирем белән өч ел яшәгәннән соң язылыштык”

08 июля 2021, 13:52
4496
0
1
Уку өчен 3 минут

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова белән гаиләсе турында әңгәмә кордык.

Айгөл Кыямова: “Ирем белән өч ел яшәгәннән соң язылыштык”

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова белән гаиләсе турында әңгәмә кордык.

- Ирең Раилне (биюче Раил Ганиев – авт.) Әлфис абыйга охшатып сайлагансың кебек...

- Раил әти кебек кара тәнле, коңгырт күзле. Раилнең үзенә генә хас исе бар, шул да үзенә тартты. Гомумән, мин исләр яратам. Раил белән безне бию кавыштырды. Мин ансамбльгә 2009 елда килдем, ә Раил анда 2006 елда урнашкан. Тиз арада дуслашып киттек. Җитәкчелек тә сизде бугай, биюгә безне парлап куя башлады. Гастрольләрдә тагын да якынайдык. 2012 елның 9 мартында никахыбыз булды. Туйлар ясап тормадык. 2015 елның 7 мартында язылыштык. 

- Нигә 3 ел буе язылышмыйча яшәдегез?

- Безнең өчен туй, язылышу мөһим түгел иде. Иң әһәмиятлесе – без бергә, бер-беребезне яратабыз.

- Гел бергә булгач, бер-берегездән армыйсызмы?

- Юк. Шулай да ял оештырып алабыз. Кайвакыт Раил балыкка бара, мин дус кызларым белән очрашам. Безнең дә, күп кенә гаиләләр кебек үк, сүзгә килгән чаклар була. Бигрәк тә эш буенча. Иҗат кешеләре шундый эмоциональ була инде ул. Ләкин барыбер уртак фикергә киләбез. Раил миннән 6 яшькә өлкәнрәк булса да, яшь күренә, чөнки ул бөтен эмоцияләрен тышка чыгара. Ә мин, киресенчә, эчкә җыям.

- Айгөл, серләреңне кемгә сөйлисең?

- Ир белән булган мөнәсәбәтләрне мин беркем белән дә киңәшләшергә тиеш түгел. Күпме кеше белән сөйләшсәң, шулкадәр фикер була. Буталып кына бетәсең. Ә инде бала тәрбияләү турында әни белән киңәшләшәм. Эчке кичерешләремне үзем җиңеп чыгарга тырышам, әнине борчып, аңа сөйләмим.

Әңгәмәгә Айгөлнең ире Раил дә кушылды.

- Айгөлнең Әлфис Кыямов кызы икәнен аннары гына белдем. Айгөл белән репетициядә таныштык. Чыгыш ясап кайтканда, автобуста янына барып утырдым. Сөйләшеп киттек. Егете бармы, юкмы икәнен ачыкларга тырыштым. Шундый чибәр кызның егете булмавы гаҗәп тә булды, шул ук вакытта сөендерде дә. Айгөл үзенең буй-сыны, күзләре, холкы белән игътибарымны җәлеп итте. Беренче үбешүебез дә гастрольгә барганда, автобуста булды. Әтисенең 50 яшьлек юбилеена багышланган искә алу кичәсен оештырырга ярдәм иттем, бергә биюләр куйдык.  

- Хыянәтне кичерә алыр идегезме?

Айгөл: Мин кичерә алмас идем. 

Раил: Минем өчен иң ачы хыянәт ул – виртуаль хыянәт. Син кешене белмәскә мөмкинсең, ләкин һәрвакыт, хәтта йокларга ятканда да, уянганда да аның турында уйлыйсың, бертуктаусыз язышасың. Күңелең белән башка кеше янында син. Аннан соң инде син аның белән күрешергә һәм якынлык кылырга омтыласың. Иң ачысы менә шул.

- Кызыгыз Ралинәгә иптәш алып кайтырга уйламыйсызмы?

Айгөл: Аллаһы Тәгалә кулында. Язган булса, алып кайтырбыз.

- Икегез дә биюче булгач, кызыгыз да биюче булыр инде?

Айгөл: Үзем кечкенәдән бию белән җенләнеп үссәм дә, кызымның биюче булуын теләмим. Профессионал биюченең сәхнәдәге тормышы бик кыска. Ралинә бии белә. Әмма җырда – моң, биюдә күңел булырга тиеш, диләр. Әлегә мин аны күрмим. Хәзер бөтен кеше дә үзен бии беләм дип уйлый. Бу һөнәргә бик җиңел, өстән генә, икенче сорт дип карыйлар. Элек Хәмдүнә апалар белән йөргәндә, биючеләргә сокланып карыйлар иде. 

Раил: Бу Татарстанда гына шулай. Башкортстанда биючеләргә бөтенләй башка караш, анда биюченең кадерен беләләр. Юкка гына, андагы җырчылар Татарстанга, бездәге биючеләр Башкортстанга бармыйдыр. Биюче – бик авыр һөнәр. Минем әткәй дә биюче, мине 7 яшьтән биюгә бирде. Биюче теләсә нинди шартларда бии белергә, үз эшенең фанаты булырга тиеш. Биюченең, җырчылар кебек, фонограммага бию мөмкинлеге юк. Шуңа да бу һөнәргә игътибарлырак булсыннар иде. 

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш"ның җомга санында укыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading