16+

Айсылу Леронның улы – тургай, кызы – ябалак

- «КZN» каналында «Доброе утро, столица!» тапшыруын алып бара башладым. «Татар радиосы»нда эшләвемне дә дәвам итәм. Эш күп, шуңа теләгән бар нәрсәгә дә өлгереп булмый. Әле күптән түгел кызым Фәридә белән Мәскәүгә барып кайттык. Зоопаркта булдык, Горький исемендәге ял паркына бардык, океанариумны күрдек. Фәридәгә бик ошады. Бераз үскәч, Нурихан белән...

- «КZN» каналында «Доброе утро, столица!» тапшыруын алып бара башладым. «Татар радиосы»нда эшләвемне дә дәвам итәм. Эш күп, шуңа теләгән бар нәрсәгә дә өлгереп булмый. Әле күптән түгел кызым Фәридә белән Мәскәүгә барып кайттык. Зоопаркта булдык, Горький исемендәге ял паркына бардык, океанариумны күрдек. Фәридәгә бик ошады. Бераз үскәч, Нурихан белән барырбыз дип торабыз. Аңа әле 1 яшь тә 4 ай гына.
«КZN»да әлеге тапшыруны алып бару өчен кастинг оештырдылар. Эшсез утырырга яратмыйм. Декрет ялым дәвам итсә дә, Нурихан 7 айлык чакта ук эшкә чыктым бит мин. Кастингта катнашырга булдым. Ошаттылар, чакырдылар. Өч пар алып баручы без, атналап эшлибез, бер атнасын эшләп чыктык инде, хәзер менә яңадан безгә чират җитте! Эше җиңелләрдән түгел, тәҗрибә булса да, күп көч таләп итә торган проект. Радиода эшләүче коллегаларым, дусларым бик булышлык күрсәттеләр. Көнем бик тыгыз режимда уза: иртәнге алтыда уянам, чөнки Нурихан - тургай. Йокларга соң ятабыз, Фәридәбез - ябалак. Тиз генә йок­лап китә алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading