- Җитәкче буларак үз-үземә анализ ясарга иртәрәк әле. Бу өлкәдә тәҗрибәм аз. Мин әле җитәкчелек итәргә өйрәнәм генә. Бу сорауга коллегаларым төгәлрәк җавап бирер. Шуны гына әйтә алам, бергә-бер дәрәҗәдә эшләгән хезмәттәшләр белән бер көнне тотып җитәкчелек итә башлау - шактый җиңел булмаган очрак. Монда төрле юллар кулланырга туры килә.
- Айваз, гадәттә, Арча яки Арча педагогия училищесы белән бәйле кешеләр тора-бара шәхескә әйләнә. Син дә шул уку йортының кичәге студенты. Училище сиңа нәрсә бирде?
- Мин үземнең тормыш юлымнан бик канәгать. Тумышым белән мин үзем Казан егете. Берара шәһәрдә яшәгәч, без авылга кайттык. Шул вакытта әти Арчада йорт салды. Соңрак шунда күчеп яши башладык. Авылда татар мохитенә кереп китү, татарча өйрәнү өчен җирлек бик урынлы булды. Үземне авыл баласы дияргә яратам. Анда күчкәч, Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Минем өчен бу уку йорты зур тормыш мәктәбе булды. Анда уку белән беррәттән, төрле конкурс, лагерьларда катнашып йөрүем, чараларны оештыруга үз өлешемне кертүем минем өчен зур тәҗрибә булды. Иң мөһиме: мине анда кеше белән аралашырга, кешене аңларга өйрәттеләр. Остазларыма мин бик рәхмәтле.
- Сүз уңаеннан, «Татар радиосы»нда да арчалылар җитәрлек. Бу - бер-берегезне тартумы, әллә...
- Дөрестән дә, радиода арчалылар дөньядагы массоннар яки яһүдләр кебек (көлә). Заманында Булат Бәйрәмов (аның әнисе Арчадан) ул вакытта Арча радиосында эшләүче Алия Фәизованы дәшә, Алия исә Ильяс Газизовны (ул да Арча радиосы шәкерте), ә Ильяс - мине. Мин Арча радиосыннан киткәндә, Ленар Гыйләҗевне үз урыныма калдырып, «Син монда утырып тор, төпләнгәч, сине чакырырмын», - дигән идем. Күпмедер вакыт узганнан соң, Ленарны чакырдым. Әле без кайчандыр: «Татар радиосы»на юл бездән башлана», - дип көлеп тә йөрдек. Дөресен генә әйткәндә, монда бит дуслык, якташлык дигән төшенчәдән бигрәк, профессиональ сыйфатлар мөһим. Димәк, арчалылар, чыннан да, Арча - Тукай төбәге дигән сүзгә тап төшермиләр. «Татар радиосы»ннан тыш, Арча радиосында эшләп китүчеләр безнең өлкәдә шактый. Туган җир программасының авторы, алып баручысы Рамил Гарипов шундыйлардан. Педагогик көллият дигәннән, миннән тыш, безнең радиода хезмәт куючылардан Булат Бәйрәмов та, Әбри Хәбриев тә, Ленар Гыйләҗев тә - шул уку йортын тәмамлаган егетләр. Гөлназ Сәфәрова да. Сүз уңаеннан, ул да - әнисе ягыннан Арча кызы. Без аның белән авылдашлар. Шулай итеп, «Татар радиосы»нда эшләүчеләр барыбер йә Арчаның үзенә, йә Арча радиосына, йә Арча педагогик көллиятенә барып тоташа.
- Айваз, кабат һөнәр сайлыйсы булса, кайсы өлкәгә тукталыр идең?
- Миңа башка һөнәр иясе булырга язмаган. Әтисе - радиотехник, әнисе иҗатка үлеп гашыйк кешенең баласы тагын кем булсын инде? 10 яшемдә үк мин тормышымны радио белән бәйлисемне белә идем.
Комментарийлар