16+

Айваз Садыйров: "Алдагы бер елда радиода тавышым ишетелмәс"

Айваз Садыйров "Тәртип" радиосында башкарма продюсер булып эшли башлады. Әмма радиода эшләүдән тыш, Айвазның башка эшчәнлеге дә бар икән. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде.

Айваз Садыйров: "Алдагы бер елда радиода тавышым ишетелмәс"

Айваз Садыйров "Тәртип" радиосында башкарма продюсер булып эшли башлады. Әмма радиода эшләүдән тыш, Айвазның башка эшчәнлеге дә бар икән. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде.

- Айваз, “Тәртип”тә нинди эш башкарасың?

- "Тәртип" радиосына ешлык бирелгәннән соң, аның баш мөхәррире Ризәлә апа Исмәгыйлева белән киңәшләштек, фикер алыштык. Күпмедер вакыттан соң, ул миңа башкарма продюсер вазыйфасын тәкъдим итте. Әлеге вазыйфаның бурычлары - бүгенге инструментларны, ягъни интернет, социаль челтәр, гомумән, татар медиакырын истә тотып, радиостанциянең имиджын ныгыту. Аңларга кирәк, "Тәртип" - ул бүген генә барлыкка килгән радио түгел, аның үз тарихы, аудиториясе, продукты бар. Булган продуктны дөрес итеп, халыкка тагын да үтемлерәк итеп таныту бурычы тора. "Тәртип" асылташ кебек, чөнки ул - үзенчәлекле, уникаль контентлы радиостанция. Ул - татар сәнгатенең асыл үрнәкләрен тәкъдим итүче, популярлаштыручы, саклаучы продуктларны халыкка танытучы радиостанция. Эфирдан тыш, проектлар булдыру, аларны таныту, үстерү дә минем максатка керә.

- “Тәртип”тә синең тавышыңны ишетеп булачакмы?

- Әле генә планлаштырылмый. Максатларны тиз арада тормышка ашыру бурычы иҗатның ул ягына вакыт калдырмый. Алдагы бер елда радиода минем тавыш ишетелмәс. Ләкин беренчел максатлар тормышка аша башлаганнан соң, бәлки Ризәлә апага үземнең авторлык тапшыруы концепциясен тәкъдим итәрмен. Алып баручы буларак Айваз Садыйров югалмаячак.

- Син бит әле студентларны да укытасың?

- Татар журналистикасында мөгаллимлек эшчәнлеге алып барам. Креативлык психологиясе һәм журналист осталыгы фәннәрен укытам. Аспирантура бүлегенең соңгы курсында укыйм. “Татар журналистикасының челтәрдәге чагылышы” темасына кандидат эше язам. Укытучы булырмын дип гомердә дә уйламадым. Ләкин радиода эшләнгәндә, аның кирәге чыкты, яңа кадрларны эшкә өйрәттек, белем бирдек. Шулчак мин моның ләззәтле әйбер икәнен тойдым. Нәселебездә дә укытучылар байтак. Укыту эшенең җәмгыяткә әһәмиятен аңладым. Укыткан шәкертләр милләт өчен хезмәт итүче шәхесләргә әйләнәчәк, дигән уй зур горурлык бирә.

- Тамашачы Айваз Садыйровны югалтты. Киләчәктә концертлар алып барачаксыңмы?

- Концертларның булмавы – бөтен дөнья эстрадасы кичерә торган хәл. “Концертта күренмисең” дисәләр, “соңгы арада кемне күргәнең бар соң?” дим. Әкренләп чыгып карыйлар, әмма зур күләмдәге концертлар юк. Монда пиар мәсьәләсе түгел, ә кешенең сәламәтлеге турындагы сорау тора. Пандемиянең иң кызган чорына билгеләнгән алып баручы, сценарист буларак планлаштырган концертлар бар иде. Һәм алар булмады. Әйтик, Әнвәр Нургалиев, Зөфәр Хәйретдинов концертлары булмый калды. Алып баручы буларак чыкмый торуым да шуның белән бәйле. 

- Әгәр сценарий сорап мөрәҗәгать итсәләр, язачаксыңмы?

- Әлегә вакыт юк. Пандемия вакытында ук берничә артист мөрәҗәгать иткән иде. Мин ул чакта баш тартырга мәҗбүр булдым. Дәүләт структураларыннан да тәкъдим булды, тик вакыт булмау сәбәпле, алынмадым.

Тулы әңгәмә тиздән "Шәһри Казан" газетасында.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading