Шәһри Казан

Башка җырчыга язылган җыр Диләгә эләгеп, хитка әйләнгән

“Хатын-кыз бәхете” җыры башка җырчыга дип язылган булган, ә ул аны ошатмаган һәм Дилә җырлый башлаган.

Аның каравы ул Дилә Нигъмәтуллина башкаруында хит була алды. Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм битендә “Хатын-кыз бәхете” җырын башта бер җырчыга биргәнен, әмма аның җырны ошатмавын язган.
“Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине Ходаем
Хатын-кыз бәхетенә.
Назлы сүзгә мохтаҗ күңел
Ялгызлыктан чыныкмый.
Эштә алган дәрәҗәләр
Салкын төндә җылытмый...
Бу җырны хәтерлисезме икән, дуслар.Заказга язылган шигырьләр чын йөрәктән булмый, диләр. Мин алай димәс идем.
Башым яшь булуга карамастан, үземне дөнья күргән аксакалдай хис итәм, һәм нәрсә генә язсам да, чын күңелдән булыр кебек...
Бу шигырь Сәнифә Рангулова заказы белән язылган иде... Ләкин ул аны ошатма. Берничә коннән миңа срочно хит кирәк дип @dilyanig шалтыратты...
Заказга язылган, ләкин ул барыбер чын йөрәктән”, – дип язган Ләйлә Дәүләтова.

 

Реклама

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: