Шәһри Казан

Баянчы Айнур Фатыйхов вафат

Кайгылы хәбәрне "ШК" хәбәрчесенә җырчы Мурат Гайсин җиткерде.

Бүген танылган баянчы Халит Фатыйховның улы, эстраданың талантлы баянчысы Айнур Фатыйхов вафат булды. 

"Үлеменең сәбәбен белмим. Айнур белән кичә телефоннан сөйләштек. Бик нык йөткерде. Хәле авыр иде ахры. Гаиләләре белән авырыйлар дип ишеттем", - ди Мурат.

Реклама

Айнур Фатыйховка нибары 37 яшь иде. Ватсапка сонгы тапкыр бүген 17:56 сәгатьтә кергән булган.

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Айнурның урыны оҗмахта булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 октябрь 2020 - 09:08
    Без имени
    Урыны ожмахта булсын