Шәһри Казан

Блогер Миләүшә: “Ирем кайчан видео төшерәсең дип аптыратып йөри”(+видео)

Башкортстанда яшәүче блогер Миләүшә Шәйхлисламованың иртәсе каһвә белән анекдот сөйләүдән башлана. Үз тормышыннан алынган яки язылучылары юллаган кызык хәлләрне сөйли дә кычкырып хәерле иртә тели ул.

Блог алып бара башлавы да шул мәзәк сөйләргә яратуыннан башланган.
– Ватсапта туганнар гына аралаша торган төркем бар. Шунда үземнең, энем һәм сеңлемнең бала вакыттагы шуклыкларын сөйләп, видеолар җибәрә идем. Бер туганым, әйдә, ватсапта гына утырма, инстаграмга теркәл, дигәч, аккаунт булдырдым. Инстаграмның нәрсә икәнен белмим дә, видео куям да куям. Аны туганнарым гына карап бара дип уйлыйм әле мин. Бервакыт әллә никадәр кеше языла башлады. Минем видеоларны бер пабликка урнаштырганнар икән. Анысын да туганым шалтыратып хәбәр иткәч кенә белдем. Нишләп миңа язылалар, кемнәр алар? Башта бик нык курыктым, ирем дә аптырады. Әйтәм бит инстаграмның ни икәнен дә белмим. Пабликның админына, ник минем видеоларны куйдыгыз, дип яздым, әрләшеп беттем. Хәзер шуларны искә төшерәм дә рәхәтләнеп көләм. Менә шуннан блогер булып киттем дә инде. Һәр көнне иртән һәм кичен видеолар куям. Арып китсәм дә, куярга тырышам, чөнки язылучылар көтеп тора. Ә алар минем иң яхшы язылучыларым, – ди Миләүшә.

Гламур булмаган башкорт кызының гламур булмаган тормышын бүген 98 меңнән артык кеше күзәтеп бара. Баштарак хейтерлар да кәефен бозгалаган. “Чәчен тарамаган, ямьсез бизәнгән, битләре шешенгән, башкорт кызы тыйнак була” дип язып арып беткәч, тынычланганнар үзе. Миләүшәнең дә аларга каршы “иммунитеты” барлыкка килгән.

Блог алып бара башлавын баштарак ире Альберт та өнәмәгән. Хәзер ул хатынының фанаты. Кайчан видео төшерәсең, дип ул үзе аптыратып йөри ди. Видеоларга үзе дә төшә. Олырак буын туганнары да, безне оялтасың, дип шелтәләгән булганнар. Соңрак алары да Миләүшәнең блогер булуы белән килешкән.
– Урамда танып эндәшүчеләр дә бар, андый вакытта бик уңайсыз. Кая барсаң да, танырлар дип шикләнеп, үзең теләгәнчә йөри алмыйсың, – ди ул.    
Миләүшә бик гади дә. Шуның кадәр видеолар төшерергә идеяләрне каян алып бетерәсең дигән сорауга ул, бер дә аптырап тормыйча, урлаштыргалыйм да инде, дип куйды. Ә безгә ни, кызык кына булсын.

Реклама

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: