16+

«Бу кеше миңа бик күп газаплар китерде. Ләкин мин аны кичерергә көч таптым...»

Җырчы игезәкләр Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар турында күпләр белә. Рамилә Батырова социаль челтәрендәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Җырчы игезәкләр Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар турында күпләр белә. Рамилә Батырова социаль челтәрендәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Ире белән аерылышуы, баланы тәрбияләү мәсьәләсенә ачыклык керткән. 
–Ирегез белән бер-берегезгә яраклаша башладыгызмы?  Каршылыклар бармы? 
– Каршылыклар барлык гади кешеләрнеке кебек була инде. Ләкин алар андый җитди түгел. 

– Мәликәнең әтисе тормыш иптәшегезгә әти дип эндәшүгә каршы түгелме? 
– Әлбәттә, аны әти дип атау кыендыр. Чөнки әти бала өчен борчыла, аның белән аралаша һәм булыша.  Биологик әтиседер, мөгаен. Мәликә аны тормышында күп дисәң, 5-6 тапкыр күргәндер. Ул үзе аралашырга теләми, мин беркайчан да аралашуга каршы түгел идем. Хәзер һәркемнең үз юлы. 

– Мәликә  биологик әтисе башка икәнен белмиме? 
– Әлбәттә, ул белә.  Мин, гомумән, "Сезнең әтиегез космонавт иде һәм айга очты", хәтта "үлде" дип башка сәбәпләр табып аңлатучы хатын-кызларны аңламыйм. 
Без мин йөкле вакытта аерылыштык.  Мәликә аңлый башлагач, мин барысын да аңлаттым. «Без син туганчы ук бергә идек, өйләнештек. Ләкин безнең юллар аерылды, мин сине сайладым. Ул башка, без башка юл белән киттек», - дип әйттем.  Тормышта шулай була. Ләкин кызымның һәрвакыт  якын кешесен "әти" дип атау теләге бар иде. Ирем белән никах укытканнан соң, алар үзеннән-үзе бер-берсенә "Әти-кызым" дип эндәшә башлады. 

–  Сез элеккеге ирегезне кичерә алдыгызмы?
–   Мин булдыра алдым, әмма күптән түгел генә ... Бу кеше миңа бик күп газаплар китерде.  Ләкин мин  аны кичерергә көч таптым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading