16+

Чәчкә яңа образы, кызы Весна һәм үзеннән яшь ире турындагы серләрне ачты

Чәчкә – сәхнәдә башкалардан һәрвакыт аерылып торган җырчы. Аның киенеүе дә башкача, репертуары да, хәтта псевдонимы да башкараныкы белән аваздаш түгел.

Чәчкә яңа образы, кызы Весна һәм үзеннән яшь ире турындагы серләрне ачты

Чәчкә – сәхнәдә башкалардан һәрвакыт аерылып торган җырчы. Аның киенеүе дә башкача, репертуары да, хәтта псевдонимы да башкараныкы белән аваздаш түгел.

- Чәчкә, хәерле көн! Ничек хәлләрегез, нинди яңалыкларыгыз бар?
- Бар да әйбәт. Хуш китәрлек яңалыклар юк. Бүгенге көндә ТМТВ телеканалы премиясенә әзерлек бара. Грандиоз чарага кием тектереп йөрим. Башкалардан аерылып торасым килә. Киемнәрнең фасонын гәүдәмә, образыма туры китерергә тырышам, ябык итеп күрсәткән костюмнар тектерәм. Миңа калса, һәр җырчының кигән киемнәре хәтердә кала торган булырга тиеш.

Аннары, яңа образ әзерлим. Казан сәхнәсенә гитара белән чыгачакмын. Гитарада уйнап җырлау минем күптәнге хыялым иде. Өйдә, дуслар әйләнәсендә бик еш уйныйм, җырларымны да гитара белән иҗат итәм.  Районнардагы концертларда гитара белән чыгыш ясаганым булды, әмма башкалада өчен бу беренчегә булачак.

- Сез бит әле декрет ялында да!
- Әйе, Кызыма бер яшь тә җиде ай булды. Биергә бик ярата. Безнең милләт халкы өчен гадәти булмаган исем белән Весна танылды хәзер. Аңа: “Кызым, синең яшеңдә мин ул кадәр популяр түгел идем”, - дип әйтәм. Веснаның Инстаграмда үзенең аккаунтын алып барабыз, меңнән артык язылучысы бар.
Кызыма исеме бик тә килешә дип әйтер идем. Бала туыр алдыннан бик каты сайландык бит. Кызык: телевизордан рекламада “весна” сүзен ишетсә: “Минем турда сөйлиләр”, - дип, шундук игътибар белән телевизорга карый ул.

- Аннары, тамашачыны кызыксындырган бер сорау. Ирегез үзегездән бик яшь. Чәчкәдә “Тора-бара аңа яшьрәк кызлар ошый башлар”, - дигән курку юк микән дип сорыйлар.

- Өйләнешер алдыннан Ирекнең үзенә дә бу хакта әйтә идем. “Син картайсаң, мин дә картаям”, - дип җавап бирә иде. Сүз дә юк, һәр кеше гашыйк була ала. Монда эш яшь аермасында гына да тормый. Әмма без алдан ук сөйләшеп куйдык: нәрсәдә була кала икән, без аны тыныч кына хәл итәргә тиешбез. Шәхсән мин үзем тормышның бар хәлләренә дә әзер торам. Бүгенге көндә бик матур яшибез, тырышабыз, эшлибез. Зарланырлык урын юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading