16+

Данир Сабиров: "Безгә начар сүз язып, вакытыгызны әрәм итмәгез..."

Данир Сабиров социаль челтәрләрнең берсендә газиз әнисен котлап, язма урнаштырган иде. Әмма ихлас, җылы язмага карата да хейтерлар табылган...

Данир Сабиров: "Безгә начар сүз язып, вакытыгызны әрәм итмәгез..."

Данир Сабиров социаль челтәрләрнең берсендә газиз әнисен котлап, язма урнаштырган иде. Әмма ихлас, җылы язмага карата да хейтерлар табылган...

Данир исә моңа карата үз фикерен белдерде. Үпкәләми дә, ачуланмый да...

"Кичә әнине котлап куйган пост астында нәрсә генә язмаганнар?! Хейтерларга бер сүз ошамаган - АНИМАТОРЛАР. "Сез байлар гына аларны чакырта аласыз, ярлы авыл халкына кайда инде?"  - дип язганнар.
Ялгышмасам, антиматор балаларның күңелен ачкан өчен сәгатенә 2-2.5 мең сум ала. Елына бер чакыртырга ярыйдыр бит. Авылдан-шәһәрдән тормый, мин беләм шундый авыл кешеләрен: 300-400 мең сумлык гонорарлы артистларны үзләренең юбилейларына чакырталар! Күз алдына китерәсезме?!
Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора! Тырышканга кайда яшәү мөһим түгел. Ә менә диванда кеше чәйнәп ятучының гомере шулай яткан килеш уза да китә. Җәл. Тормыш яхшы якка үзгәрсен дип, бер кечкенә генә адым ясап карагыз әле. Иртәгә - тагы бер адым...
Аннары, шул ук хейтерлар Миләүшәгә: "Конечно, ире бай бит аның. Байга кияүгә чыктың да", - дип язалар. Ул бичарама маникюрга да, массажга да йөрергә ярамый. Беләсезме: Миләүшә белән без өйләнешкәндә минем фатирым да, танылган исемем дә юк иде. Мин студент идем. Матур тормышта яшәргә теләге булган гап-гади студент идем. Әле Миләүшәгә кунакка килгәндә табыннарына да шаккатып карый идем: урамда кыш, ә алар кыяр-помидор ашый. Минем өчен хәтта шул күренеш гадәти түгел иде. Тулай торакта үскәнемне беләсез. Әти-әнием гади эшчеләр икәне дә сезгә мәгълүм. Артымнан төртүче дә, зур акчалар бирүче дә булмады. Бүген мин үземне әллә нинди бай дип санамыйм, булганына шөкер. Әмма нәрсәбез бар - ул Миләүшә белән бергәләп җыйган малыбыз. Без бүгенге көнгә бергәләп килдек!
Кулыбыздан килгәнчә: балаларны да сөендерәбез, ялына да йөрибез, әти-әнине дә онытмыйбыз. Безгә начар сүз язып, вакытыгызны әрәм итмәгез..."

Нигә безнең халык шундый икән ул?..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Данир брат хэзер бетен халык шундый, хэленнэн килми купсенэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      ХЭРКЕМДЭ БИК СИКЕРЭ АЛМЫЙ,ГАФУ АРТТЫРЫП ЗИГХАР АКЧА КУМАГЫЗ,ХЭРНЭРСЭНЕН ЧИГЕ БУЛА,ЯШЬЛЭР БЕР БЕРСЕННЭН УЗДЫРАСЫ КИЛЭ,МАШИНА ЯХШЫ КИРЭК,2 ,3 ЭТАШЛЫ ЫЗБА СОРЫЙ ХАТЫН КЫЗ КАЙСЫСЫ ИР БАНК БАСА АЛМЫЙ ИЧ СЕМЬЯДА ТАВЫШ ЧЫГА МЕНЭ БУ НИНДИ МАШИНАДА ЙОРИ ХБ,ШУЛАЙ БУЛГАЧ.ХОКЕМЭТ ,НАРОШ ШУЛАЙ КЫЛАНДЫРА ,ХАЛЫКНЫ ТЫНЫЧСЫЗЛАНДЫРЫР ОЧЕН,ХАЛЫК БЕР БЕРСЕН,КУРЭАЛМАСЫН ,ДОШМАННАШСЫН ДИП..КОНЕ ТОНЕ СТРОЙКАДА ЭШЛЭПТЭ АЛАЛГАН КЕШЕ ЮК КВАРТИРЛАР,МЕНЭ КЕМГЭДЕР,ЖИНПЛ ГЕНЭ КИЛЭ .СЭХНЭГЭ ЧЫГЫП 1,2 ЖЫРЛЫЙДП ИМЕШ АРТИС,ХЭЗЕР БОТЕН КЕШЕ АРТИС

      Мөһим

      loading