16+

Диләрә Илалетдинова: “Икейөзлелекне җенем сөйми”

“Мине чиксез бәхетле итәр өчен, игътибарың кирәк, җанашым”, - җыры һәркемгә дә таныштыр, мөгаен.

Диләрә Илалетдинова: “Икейөзлелекне җенем сөйми”

“Мине чиксез бәхетле итәр өчен, игътибарың кирәк, җанашым”, - җыры һәркемгә дә таныштыр, мөгаен.

Без “Һаман яратам”, “Кирәк миңа игътибарың” хитлары башкаручы танылган җырчы Диләрә Илалетдинова  белән әңгәмә кордык. Җырчының үткәне һәм бүгенгесенә күзәтү ясадык. 

- Продюсерлык үзәге белән килешү төзеп, шоу-бизнес дөньясына ничек кереп киттегез? Искә алыйк әле.
 - Элек өйгә газета-журналлар яздырта идек. Газетада “Йолдызлар фабрикасы”на кастинг үткәрәләр дигән белдерү күреп алдым. Бу белдерүне әнигә күрсәтеп: “Барып карыйк әле”, - дидем. Миңа ул вакытта 14-15 яшьләр тирәсе иде. Вокал буенча остазым Наталья Владимировнага мөрәҗәгать иттек. Ул татар булмагач, “Йолдызлар фабрикасы” турында ишетеп тә белмәгәндер инде, әмма минем теләкләремә беркайчан каршы килмәде. “Телисең икән, катнашабыз”, - диде. Беренче тапкыр катнашкан елымны Илдар Әхмәтов, Ландыш Нигъмәтҗанова катнашкан иде. Әлмәттә сайлап алу этабын уздым. Элек кастингта узганнарны радио эфирда яңгыраталар иде. Тамашачы катнашучыларга тавыш биреп, икенче турга уздырдылар. Ә безнең Әлмәттә ул вакытта радио тотмый иде. Киләсе этапка узуны шалтыратып белештек. Шулай итеп финалга кадәр үттем. Ләкин соңгы этапка үтмәдем. Башка җиңүчеләрне телевизордан күрсәткәннәре исемдә. Күңелләр тулды, күзләр яшьләнде. Әни балачактан ук: “Кызым, бүген булмаса, сиңа насыйп икән, иртәгә булыр”, - дип әйтә иде. Чыннан да, бу сүзләр хак! Әгәр чын күңелдән, ихластан хыялга ышансаң, чынга аша ул. Мин беркайчан да хыялларымннан баш тартмадым. Мәктәптән кайткач диварда эленеп торган палас каршына басып, музыка кушып, күзләрне йомып сәхнәне күз алдына китергәнемне әле дә хәтерлим. Без гап-гади гаиләдән булгач, әни таныла алуыма ышанмады. Барысын да акча һәм элемтәләр хәл итә дип уйлый иде. Бәлки, бардыр андыйлар да. Әмма сәхнәгә килүемә Ходай ярдәме тигәндер. Әни: “Финалга җиттең дә, куып чыгардылар”, - дип тә әйтеп карады. Ә мин аңа җавап итеп: “Мин һичшиксез танылачакмын”, - дидем. Ул бу сүзләрдән соң бераз сискәнеп тә куйды. “Хыялларың бигрәк зур”, - диде. Ә хыяллар шундый масштаблы, зур булырга тиеш, бар үзгәрешләр дә безнең уй-фикерләребездән башлана бит. Казанга укырга кергән идем, янәдән “Йолдызлар фабрикасы”на  кастинг белдерүен күрдем. Барып карарга булдым. Иртәнге сәгать 9да килгән идек, андагы халык... Кичке унынчы яртыда гына җырладым. Көне буе көтеп утырдык. Кичке тугыз тулганда тәмам өметем өзелгән иде инде. Апам гына тагын ярты сәгать көтәргә күндерде. Чыннан да, чакырып алдылар бит. Тәмам кәеф беткән иде, җырларга да теләк булмады. Шулай да көне буе көткәч, чыгып җырладым. Шул ук жюри әгъзалары иде. 2-3 көннән кастингны уздыгыз дип хәбәр иттеләр. Тагын финалга кадәр үттем, бу юлы финалда чыгыш та ясадым. Финалда Салават Фәтхетдинов белән җырладым. “Барс медиа” белән килешү төзегәндә миңа 17 яшь кенә иде. Иҗат юлым шуннан башланды.

- Бик иртә танылдыгыз да бит. Ул вакытта нинди хисләр иде?
-  Мин укырга автобуста йөри идем. Бервакыт тукталышта торганда танып алып исәнләшә башладылар. Автобуста кайтканда кешеләрнең телефоны шалтыраганда да минем җырым яңгырый иде. Шул вакытта: “Танымасалар ярар иде”, - дип йөземне яшергәнем хәтердә. Миңа шундый уңайсыз булды. Танылу ничектер кисәк килде. Мин андый артык игътибарга күнекмәгән идем, бу яңа, моңа кадәр билгесез хисләр иде. 18 яшемдә беренче “Алтын барс”ны алдым. Шоу-бизнеска аның нәрсә икәнен аңламыйча килеп кердем. Телевизордан гына күргән артистларны тормышта күреп шаккаткан идем. Беренче вакытта үземнең дә алар белән бер рәттә булуыма ышанып бетә алмадым. Әле “яшел”, беркатлы идем. Хәзер инде сәхнә артының нәрсә икәнен бик яхшы беләм.

- Элек җырчылар продюсерлык үзәкләре аша танылды. Бу оешмалар берникадәр иләк ролен дә үтәде. Ә хәзер һәркем диярлек җыр яздырып таныла ала. 
- Дөрес, һәркем җыр яздырып, клип төшереп таныла ала. Бернинди “иләк”тә юк, кызганыч. Үземне башкалардан өстен куеп әйтмим. Барыбер җырлар бераз “иләк” аша үтсен иде. 

- Әти-әниләрегезне дә искә алыйк әле. Алар икесе дә мәрхүмнәр икән...
- Әти миңа 18 яшь булганда, әни - 24 яшемдә бакыйлыкка күчте. Әти минем Салават Фәтхетдинов белән дуэтны гына телевизор аша күреп кала алды. Хәле бик авыр иде инде, урын өстендә ятты. Әни: “Менә, кызың, барыбер максатына иреште”, - дип әйткән. Әти башын гына селкегән. Икесе дә яман шештән 63 яшьләрендә китеп бардылар. 

- Әтиегез белән хушлашып кала алдыгызмы?
- Әтинең хәле авырлашуны әни хәбәр итте. Мин ул вакытта Мәскәүдә идем. Шунда ук кире кайттым. Мин кайтып җиттем генә 10 минуттан әти өзелде. Әйтерсең, мине көткән ул. Соңгы сулышларын алганда янында идем.   Әти лаеклы ялга чыкты гына, авырый да башлады. Үз кирелеге белән бармады, бәлки, курыккандыр, әмма хастаханәгә барганда соң иде инде.  Аңа операция ясадылар, тик ул гына хәлен яхшы якка үзгәртмәде. Операциядән соң, әти бер ел чамасы яшәде. Без барыбызда аның янында булырга тырыштык. Тиз-тиз имтихан тапшырып, онкология диспансерына йөгергәнемне әле дә хәтерлим. Уку, иҗат, гаилә проблемалары барысы бер вакытта өелде. Бәлки, бу хәл хәзер булса, депрессиягә бирелер идем. Барысы да яшьлек юләрлеге белән үтеп китте. Уку, эш белән онытылдым. Әнинең вафатын бик авыр кичердем. Депрессия бик куркыныч халәт икән. Бернәрсәгә күңел тартмый, эшлисе килми. Яшәүнең мәгънәсе югала. Төшке ашка кадәр урын өстеннән күтәрелә алмыйча яттканым булды. Әни үлеменнән соң аяк астыннан җир убылган кебек иде. Алга таба ничек яшәргә? Әни минем дустым, сердәшем, киңәшчем булды.

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading