Шәһри Казан

Диләрә Иләлетдинова кебек җырчылар татар эстрадасында сирәк

Сәхнәдә ул һәрвакыт тыйнак һәм тыныч. Репертуары да “дөбер-шатыр”дан түгел, ә салмак көйләрдән, мәгънәле сүзләргә язылган җырлардан гыйбарәт.

Андыйлар татар эстрадасында сирәк.
Диләрә Иләлетдинова хакында сүзем! Кайберәүләр җырчыны югалтканнардыр, мөгаен. Ә Диләрә “шыпырт” кына кияүгә чыгып, бәби алып кайтты һәм хәзер улын тәрбияләү белән мәшгуль.

“Үземне сабыр димәс идем”
Диләрә Иләлетдинова дигәч күз алдына татар хатын-кызларына гына хас күндәм холыклы, сабыр, тыныч кына тавышлы җарчы килеп баса. Ул тормышта да шундыймы икән соң?
– Сәхнәгә салмак җырлар белән менгәч, сәхнә буйлап сикереп йөрмәгәч, никтер мине барысы да тыйнак, сабыр дип уйлый. Үземне бик сабыр димәс идем. Холкымны уртача дип бәяләргә була. Бик ачуымны китерсәләр, кызып та китә алам. Түземле дә була беләм. Барысы да ситуациядән тора инде. Беркайчан да кешегә үзем беренче ябышканым юк. Ачуланышырга да яратмыйм. Ләкин үзләре тотынса, җавап бирә беләм. Гомумән әйткәндә, дөреслекне һәм хөрмәт итүне яратам. Әгәр дә үз сүзем дөрес дип саныйм икән, аны әйтми калмаячакмын, фикеремне җиткерәчәкмен, - ди Диләрә.
Кайбер җырчылар гайбәтсез, тавыш чыгармый яши алмый. Кемдер моны холкы бик үк шома булмаганга эшләсә, икенче берәүләр үзләрен таныту, пиар өчен сүзгә килә.

- Җырчылар белән талашып йөргәнем юк. Аллага шөкер, барысы белән дә аралашам. Гайбәтләрне, гаугаларны читләп үтәм. Тавыш чыгару нигә кирәк икән, аңламыйм. Бу кешенең холкыннан да торадыр инде. “Кара пиар” дигәннәрен дә аңлап җиткермим, миңа ул кызык та түгел. Рус эстрадасында, чит ил җырчыларына бәлки килешәдер. Әле шуның өстенә алар акча да эшли. Ә безнең татар халкы андый түгел бит, тамашачыбыз моны аңламый да, - дигән җырчы.

Диләрә эстрадага “Барс медиа” оешмасы үткәргән кастинг аша килеп керде. Зур сәхнәдә чыгыш ясавына инде ун елдан артык. Беренче адымнарын студент вакытта ясаган җырчының бүген инде үз йөзе һәм тамашачысы бар.
– Казан дәүләт технология институтын тәмамладым. Зур сәхнәгә күтәрелгәндә һәм “Барс медиа” белән контракт төзегәндә 2нче курста укый идем. Гел җырлап кына йөреп булмас дип, башка төрле һөнәр дә үзләштерәсем килде. Чөнки тавыш бүген булса, иртәгә бетәргә дә мөмкин. Беренче продюсерым  Фәрит Таишевка бик рәхмәтлемен. Эшен бик белеп башкара иде. Миңа кайсы җырны бирергә, нинди программага кертергә — барысын да белә. Үз кулы астында эшләгән җырчылар өчен ул тау булып баса иде, - дип искә ала продюсеры Фәрит Таишев белән эшләгән вакытларын Диләрә. Алар хәзер дә күрешкәләп, очрашканда аралашып тора.

“Авылда яши алмас идем”
Диләрә – шәһәр кызы. Соңгы арада җырчы социаль челтәрләрдә гел авылдагы фотоларын, видеоларын урнаштыра. Әллә авылга күченеп киткәнме икән дип тә уйлаучылар бардыр. Баксаң, җырчының тормыш иптәше авыл егете икән һәм яшь әни улы белән карантинның күп өлешен иренең авылында үткәргән.
- Юк, авылда яшисем килми. Әмма Казан читендә йортым булса каршы килмәс идем. Җәй айларында кайтып тору өчен генә, - ди Диләрә.
Шәһәр кызы булуына карамастан, җырчы  татарча бик матур сөйләшә.

- Әлмәттә туып-үссәм дә, атна саен әнинең туган авылы Бикасазга кайта идек. Җәйге каникуллар да шунда үтә иде инде. Әби белән бабай русча белми, татарча гына сөйләшә. Безнең өйгә кергәч татарча гына сөйләшергә дигән язылмаган канун бар иде. Хәтеремдә, бәләкәй вакытта, балалар бакчасыннан кайткач, әни белән әтигә “мама”, “папа” дип дәшкәнем. Башка балаларга ияреп,  шулай сөйләшкәнмендер инде. Ә алар мине ишетмәшмешкә салыша. Аннан әни, ник син миңа җавап бирмисең, дигәч, әй кызым, син миңа дәштең мени, мин бит сине аңламадым, дия торганнар иде, - дип искә ала балачагын Диләрә.

Реклама

Әти-әнинең, әби-бабайның тәрбиясе эзсез югалмый. Җырчы үзе дә чып-чын татар гаиләсе төзи. Улларына да Данияр исеме бирәләр. Әмма Диләрә шәхси тормышы хакында ачылып сөйләргә яратмый. Интернетта да аның гаиләсе хакында мәгълүмат бик аз. Хәтта никах, туй фотоларын куйганда да иренең йөзен күрсәтмәскә тырышты. Бәхет тынычлыкны ярата, ди җырчы.
- Дөрестән дә, шәхси тормышым хакында сөйләргә яратмыйм. Булачак ирем белән машинада барганда таныштык. Безне уртак дусларыбыз таныштырды. Аңа кадәр җитди йөргән егетләрем берәү генә булды. Тормыш иптәшем исә мине романтик, эшчән һәм бик ярдәмчел булуы белән җәлеп итте, үзенә каратты. Ул мине аңлаучан һәм һәрвакыт сөендереп тора. Хатын-кызга эреп китәр өчен тагын ни кирәк инде!? - ди Диләрә.

Кайбер ир-егетләр җырчы кызларны бик җитди кабул итми дә. Кабул иткән очракта да иҗат, сәхнә гаилә тормышы өчен түгел, дигән фикердә. Ә Диләрәгә исә, чын мәгънәсендә уңыш елмайган бу яктан.
- Ирем җырлаганымны бик ярата, җырла дип кенә тора, - ди ул.

Егетләр тормыш иптәшен әнисенә, кызлар әтисенә охшатып сайлый, диләр. Диләрә Иләлетдинова максатчан рәвештә әтисенең күчерелмәсен эзләп йөрмәгән йөрүен. Әмма...

- Тормыш иптәшем әтиемә бик охшаган. Апа белән абый да шулай ди. Авылга кайткач берсендә ирем әтинең кепкасын кигән. Аны күргәч, әллә нишләп киттек, нәкъ әти басып тора инде менә! Йөрүләре, гәүдә торышлары әтинеке төсле, - ди Диләрә.
Сүз уңаеннан, Диләрәнең әтисе гармунда уйнап җырлый. Кечкенә чакта бәйрәм саен “Җырлыйк әле” китабын алып, туганнары белән җырлап утыра торган булалар.

Җырчыны тормыш иптәшенең гаиләсе дә бик яратып кабул итә.
- Каенана дигән сүзне яратмыйм. Әнием белән мөнәсәбәтләр бик яхшы, Аллага шөкер! Җырчы булсам да, мине бик яхшы, якын кабул иттеләр. Миннән дә бәхетлерәк хатын-кыз юктыр. Әни булу хыялым тормышка ашты. Элек үзем өчен генә җаваплы булсам, инде хәзер аның өчен дә җаваплылык артты. Әни булганнан соң холкым тынычланып калды төсле. Элек кызык тоелган әйберләр хәзер мине алай ук җәлеп итми. Улымны иркәләп, тәмле ризыклар әзерләп иремне эштән каршы алу миңа күбрәк рәхәтлек бирә. Әмма сәхнәне дә бик сагындым. Инде төшләремә керә башлады. Чакырулар булса, Сабан туйлары уздырылса, якын-тирә җирләргә генә җырларга да чыгарга исәп бар, - ди Диләрә.
Даниярны алар чып-чын татар егете итеп үстерергә ниятли. Сабый әти-әнисен сөендереп, инде беренче  һөнәрләрен дә күрсәтә башлаган.
- Казанга укырга килгәч сөйләмем русчалашты. Ярый әле иптәш кызым Энҗе татар иде, аның белән рәхәтләнеп, татарча сөйләштек. Улыбызның  теле татарча ачылуын телим. Шуңа да аның белән ана телебездә генә сөйләшәм. Русча өйрәнергә балалар бакчасында да өлгерер әле.

Улыма гел татар җырлары җырлыйм. Ул да авызларын “бөрә-бөрә” инде “сөйләшергә” исәбе, бер дә туктап тормый. Кулына әйберләр тота, эмоцияләре күбәйде. Кешеләрне танып, “сөйләшә”, аңлап кына булмый, – ди Диләрә улының яңалыкларына сөенеп.
Җырчы Аллаһы Тәгаләгә ышана һәм ураза да тота торган булган.
- Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм теге дөньяга ышанам! Быел бала имезгәч ураза тота алмавыма бик борчылдым. Диндә, миңа калса, иң мөһиме — фанатка әйләнмәү! Дин мәчеттә түгел, беренче чиратта күңелдә булырга тиеш. Бу тормышта ике әйбердән генә курка идем: әнинең һәм Аллаһның каргышыннан, сүзеннән чыгудан. Ышанычым бер Аллаһта гына, - ди җырчы.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: