16+

Динә Гарипова: “Беркая да китмим, борчылмагыз”

Яшел Үзәндә туып, бүген Мәскәүдә үз куышын булдырган җырчы тамашачыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде

Динә Гарипова: “Беркая да китмим, борчылмагыз”

Яшел Үзәндә туып, бүген Мәскәүдә үз куышын булдырган җырчы тамашачыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде



Тамашачыны ул табигый сәләте һәм матур тавышы белән генә түгел, ә самимилеге, ихласлыгы белән дә җәлеп итте булса кирәк.

Яшел Үзән кызы Динә Гарипова халык арасында “Голос” тапшыруы аша танылу алды. Гомумән, бәйгеләрдә катнашу мөһим, чөнки тормышта да җиңүләр генә түгел, җиңелүләр дә була. Шуңа да бар нәрсәгә дә әзер булырга кирәк, дигән фикердә җырчы.
Хәзерге вакытта Динә әти-әнисе янында кунакта. Еш кына тамашачылары белән туры эфирда аралаша. Шундый эфирларның берсендә биргән җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Пластик операция? Әлегә ихтыяҗ юк”
Динә профессиональ яктан да үсте. Гаилә корды һәм Мәскәүгә күчеп китте. Тик бу аңардагы татар кызларына хас булган тыйнаклыкны юкка чыгармады.
- Беркайчан да барлык телеканаллардагы, бөтен тапшыруларда катнашырга дигән максат куйганым булмады. Миңа 100 процент ошаган тапшыруда гына катнашырга ризалык бирәм. Берничә тапкыр мин белгеч булмаган тапшыруга чакырганнары булды, әмма баш тарттым, белмәгән әйбергә алына алмыйм, - дип саный Динә.

Яңа җырлар өйрәнгәндә аның үз ысуллары бар. Әгәр дә танылган җыр икән, Динә аларның барлык вариантларын да тыңлап чыгам, ди.
- Беренчедән, кабатланасым килми. Икенчедән һәр башкаручыда үземә ошаган урынны эзлим. Хәзер педагог белән шөгыльләнмим. Әмма нинди дә булса сорауларым туса, Александр Градскийга мөрәҗәгать итәм, ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, - ди җырчы.
Зур сәхнәгә чыккач Динә тышкы кыяфәте белән дә нык үзгәрде.

– Пласик операциягә уңай карыйм. Кеше матур булып күренәсе килә һәм мондый адымга баруы – аларның сайлап алган юлы. Мин андый адымга бара алыр идемме икән, әйтә алмыйм, Аллага шөкер, әлегә андый ихтыяҗ юк. Әгәр дә килеп туса инде, уйлармын, - ди Динә.
Гаилә
– Нәрсәдер эшләгәнче, ниндидер адымга барганчы, мин башта җиде кат үлчим. Бар да тәртип буенча барарга тиеш дип саныйм. Иң акылсыз гамәлем — ирем белән беренче булып үзем танышу булгандыр. Монда бик тәвәккәл булдым, - ди Динә.
Әмма тормыш иптәше хакында күп сөйләргә яратмый, хәтта аның исемен дә сер итеп саклый. Бәхет тынычлык ярата, дип саный ул. Киләчәктә балалар турында да хыяллана, әлегә исә бертуганының кызын “тәрбияли”.
-Баланы ничек тәрбияләргә кирәк диючеләргә киңәш бирә алмыйм, чөнки үземнең әле балаларым юк. Ә менә абыемның кызы тыңламаганда, аның белән зурларча сөйләшергә тырышам. Ул холкын күрсәтә башласа, син инде зур кыз, алай итәргә ярамый, дип аңлатам, - дип тәҗрибә уртаклаша җырчы.

Этнобүләк
Җырчы кыз тамашачыларына бик үзенчәлекле бүләк – этник җырлардан гына торган альбом әзерли. Анда Кол Гали чорыннан алып, хәзерге вакытка кадәр булган тарих чагылыш табачак. Альбом сыйфатлы булсын өчен бик зур эш башкарылган. Сүз уңаеннан, “Зөләйха күзләрен ача” сериалында Динә башкарган “Ай былбылым” җыры да шул юнәлештә язылган һәм аны татар-башкортлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бик җылы кабул итте.

Шулай булса да, Динә сәхнәдән китә икән дигән сүзләр дә ишетелгәли.
- Зур сәхнәдән китүем турында сүзләр каян чыккандыр, белмим. Бу бик кызык һәм көтелмәгән. Беркая да китмим, борчылмагыз, - ди тамашачыларына Динә Гарипова.

“Дорфа була алмыйм”
Урамда бәйләнүчеләргә дә Динә матур итеп җавап бирергә тырыша икән.
- Андый кешеләргә мөмкин кадәр культуралы итеп җавап бирергә тырышам. Бәхеткә, андый кешеләр еш очрамый. Дорфа булмаячакмын. Дорфа итеп җавап бирер өчен, белмим, мине нишләтергә кирәктер, - ди җырчы.
Аның тәрбиялелеге балачактан килә булып чыкты.
- Кечкенәдән тыңлаучан бала идем. Әти-әнинең мине орышуын яратмаганга күрә, алар миңа сүз әйтмәсен өчен барын да эшләргә тырыштым, - ди Динә.

Тәүлекнең яраткан вакытына килгәндә, ул кичке якны үз итә икән.
- Минемчә, кич ул – бик романтик вакыт. Иртән будильникка түгел, ә үзем уянсам, көн дәвамында эшем бар һәм аны дулкынланмый гына ничек башкарып чыгарга икәнен беләм икән — бу минем өчен идаль көн булачак, - ди җырчы.

Бала чакта бакчада күп вакытын уздырса да, хәзер җырчы чүп утауны бик яратып бетермим ди.
- Бала вакытта бакчада вакытымны күбрәк үткәрә идем. Шунда эшләгәнем җиткән, күрәсең. Хәзер алай ук яратып чүп утамыйм, уңыш өлгергәч бакчаны күбрәк яратам. Әмма кайвакытта чыгып, рәхәтләнеп чүп утаган вакытлар да була, - ди Динә.
Балачакка бәйле тагын бер хатирә белән бүлеште җырчы.

- Актриса булырга хыяллана идем. Хәтта спектакльләр дә куеп уйный идем. Ишеккә эленгән пәрдәләр артыннан янәсе сәхнә артыннан чыккан кебек, килеп чыгып, берәр роль башкара идем. Миңа “Кураж” фильмында эпизодлы роль башкарырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, бик нык дулкынландым. Чөнки җырлаганда син тавышны ничек чыгарырга икәнен беләсең, текстны беләсең. Әмма бу минем өчен кызыклы, файдалы тәҗрибә булды, - дип искә ала фильмда төшкән мизгелләрен искә алып Динә Гарипова.

“Телевидениедә дә эшләп алдым”
Икенче һөнәре буенча Динә – журналист. Бу белеме дә аңа кайчагында кирәк була икән.
- Интервьюларда минем хакта язылган текстларны еш кына үзем редакциялим. Барысын да түгел, әмма еш шулай эшләргә туры килә. Кайвакыт миңа сораулар юллыйлар һәм җавапларны аларга язып җибәрәм. Бастырганда ул җавапларны үзгәртмиләр, - ди Динә.
Ул үзе күбрәк басма матбугатка өстенлек бирә.
- Телевидениедә син кыска гына мәгълүмат бирергә тиеш. Мин бераз гына телевидениедә, “Яңа гасыр” телеканалында эшләдем, әмма бу миңа якын өлкә түгеллеген аңладым. Ә газета-журналларда син җәелгән җөмләләр белән үз фикереңне җиткерә аласың, - дип саный Динә.
Шуны да әйтергә кирәк, җырчының әти-әнисе гомер буе медицина өлкәсендә эшләгән. Җырга сәләте исә әтисеннән күчкән, ул да яшь вакытында җырларга яраткан.

Җырчының фобиалары юк, әмма караңгылыкта үзен бик үк яхшы хис итми икән.
- Билгеләргә ышануга килгәндә, бу синең үз-үзеңә ышануга бәйледер. Әгәр дә син теләсәң, тормышыңны шулай итеп төзиячәксең һәм бар нәрсә дә билгеләрдән генә тора дигән фикер туачак. Очраклылыкка ышанмыйм. Танышулар, безнең гамәлләребез нәтиҗәдә нәрсәгә дә булса китерә, - дигән фикердә Динә.
Җырчы бар нәрсәдә дә тәртип ярата һәм тормышын планлаштырып яшәүче кешеләр рәтендә.
- Минем өчен бар нәрсә дә үз урынында ятарга тиеш. Юк икән, ачуым чыга. Өемдә һәрвакыт та тәртип дигән сүз түгел, әлбәттә. Кайчагында җыештырасы килмәгән вакытлар да була. Ә менә блокнотыма көнлек, атналык, айлык, хәтта еллык планны да төзим, - ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading