16+

Динә Латыйпова: "Миңа җырлый белмисең, диләр"

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова белән әңгәмәнең дәвамы.

Динә Латыйпова: "Миңа җырлый белмисең, диләр"

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова белән әңгәмәнең дәвамы.

– Динә апа, күптән түгел “Мәк чәчәге” исемле тәүге китабыгыз дөнья күрде. Язу сәләте кайчан барлыкка килде?

– Мәктәптә укыганда ук сочинениеларны яратып яза идем. Үзебезнең программа өчен шигырьләр, сценарийлар язам. Ә китапка килгәндә, бер танышым язмышын сөйләде дә, язарга булдым. Мәк чәчәкләре ачылган чак иде ул. Үзем дә мәк чәчәген яратам. Әсәрне өлешләп инстаграмдагы сәхифәмә урнаштырып бардым. “Бетәме инде, юкмы бу? Ахырын беләсе килә бит”, – дип язучылар күп булды. Әрәм булмасын дип, китап итеп чыгарырга булдым. Инстаграм челтәренә дүрт әсәремне чыгардым. Аудиториянең геройларым белән яшәвен күргәч, һәр өлешне көтеп алгач, тагын язам инде.

– “Мәк чәчәге” нәрсә турында?

– Өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше турында. Хыянәт тә бар. Егетнең ялгышы, кызларның өзелеп яратуы сурәтләнә. Әсәрне укыганда, эсселе-суыклы булган вакытлар да булды. Әгәр үз тормышыңда булган вакыйгалар, кичерешләр әсәрдә чагылыш тапмаса, ул укучы йөрәгенә үтеп керми. Җыр белән дә шулай ук. Эчке халәтеңне җырда ачып бирмәсәң, ул үз тыңлаучысын тапмаячак.

– Динә апа, иң популяр чорыгыз кайсы елга туры килә?

– 90нчы еллар уртасына. 1996 елда беренче кассетабызны чыгардык. Колхоз базарына барсак, кассетабызны җырлаталар. Рафаэль белән кая качарга белмибез, шулкадәр оялдык. Югыйсә Буадан килгән Рафаэль белән Динәне кем танысын инде? Менә шул вакытта популярлык килде.

– Латыйповлар дуэтын бүген дә тамашачы ярата. Моның сере нидә икән?

– Безнең һәрвакыт үз тамашачыбыз булды. Сәхнәгә вакытлыча дип кенә килгән идек. Чирек гасыр гомер үткән дә киткән. Үзебез дә сизми калдык. Сәхнәгә Рафаэльгә администратор булып килгән идем, үземне җырчы дип санамыйм. Алайса кайбер кешеләр: “Динә җырлый белми”, – ди.

– Үпкәләмисезме соң?

– Юк, әлбәттә. Дөрес әйтәләр бит. Рафаэль янына әле бер кыз, әле икенче кыз алып карадык. Йә килә алмый калалар, йә башка сәбәп. Ярар, дидем дә, үзем бастым. Әйбәт кенә кабул иттеләр.

– Мәҗлесләр алып бару белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

– Бу шөгыль сәхнәгә чыкканчы ук – 1987 елда бар иде. Өч көн буе Рафаэльнең бертуганының туен алып барырга туры килде. Ул вакытта аппаратуралар юк иде, гармун белән күңелле генә үткәрдек. Шуннан соң башка кешеләр мөрәҗәгать итә башлады. Хезмәтне акчалата түләү юк иде. Күчтәнәч бирделәр. Ә инде алып барган өчен акча бирә башлагач, сәер тоелды. Шулай итеп, ди-джей һәм аппаратура белән профессиональ рәвештә алып бара башладык. Бүген дини чараларга өстенлек бирәм. Минем өчен иң кыены – фәлән кадәр акча сорау. Дини чара булса, бөтенләй читен. Акчага эшләү харам дисәләр дә, кеше үз көнен күрү өчен хәләл көчен түгә бит. Аллаһка шөкер, безгә гел әйбәт кешеләр генә очрый.

– Кызларыгыз Динара белән Ильнараның хәлләре ничек?

– Динара киявебез Марат белән ике малай үстерә, олысына – 11, кечкенәсенә 6 яшь. Икесе дә хоккей белән шөгыльләнә. Ильнара да кияүгә чыкты. Әлегә 1 яшьлек улы белән бала ялында.

– Кызларыгызга нинди тәрбия бирдегез?

– Туганлык хисе тәрбияләргә тырыштым. Ни генә булса да, бер-берегезне ташламагыз, дидем. Алдашырга, кеше сөйләшмәскә, кешедән көлмәскә өйрәттем. Балаларга төпле тәрбия биргән пионер, комсомол чорын кайтарыр идем.

– Балачакта алар сезнең белән бергә җырлап йөрде. Икесенең берсе булса да, артист юлын сайларга теләдеме?

–Алар без кушканга гына җырлый иде. Сәхнәгә чыгу, артист булу теләге белән янмадылар. Үзем дә аларда андый сәләт күрмәдем.

– Динә апа, бала баласы – балдан татлымы?

– Татлы. Әниләре ачуланса, күңелемә тия. Оныкларыма сүз әйттерәсе килми. “Әни, син безгә кырысрак та булдың әле”, – диләр. Димәк, ул вакытта хатамны күрмәгәнмен, дим.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading