Шәһри Казан

Динә Латыйпова: "Ошамый икән, ишек ачык"

Җырчы Динә Латыйпова – Инстаграмдагы сәхифәсен үзенчәлекле итеп алып баручы артистларның берсе. Ул анда һәрдаим хикәяләрдән өзекләр урнаштыра. 

Хәзерге вакытта Динә Латыйпова Инстаграмда “Атаказ биюе” хикәясен урнаштырып бара. Аның беренче бүлеге узган елның ноябрендә чыккан булган. “Фикерләрегез белән сак булуыгыз сорала, хикәянең хуҗасы безнең арабызда”, - дип кисәткән Динә ханым.

Реклама

Күбесе хикәяләрнең дәвамын көтеп ала, ләкин араларында тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мәсәлән, берәү: “Бетәсе булмады бу атаказның”, - дип язган. Аңа җавап итеп: “Хатларның төрлесе була. Атаказ әлегә бетми, тик сез минем биттә бетәсез. Кемне дә көчләп кертмим һәм тотмыйм. Үз исемем астындагы яшерен булмаган аккаунт. Керү дә, чыгу да бушлай. Ошамый икән, ишек ачык. “Отписаться” дип атала ул. Белмәгәннәргә булышам. Тагын бер кисәтү! Минем лентада сораусыз реклама һәм мәгънәсез комментарияләр рөхсәт ителми. Хөрмәт белән, Динә”, - дип язган Динә Латыйпова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 сентябрь 2021 - 07:49
    Без имени
    Ошамагач ошамый ди инде эдэм баласы,барлык яктанда килгэн кешелэр бик аз бит ул,хэркем узенен фикерен яза ,беркемдэ алланын кашка тэкэсе тугел, Мин,иин, диер очен бик куп белергэ кирэк...барсына да риза булып ялгышынны тозэтэ бел.....кешедэн остен булырга кирэкми,бу барыбызгада кагыла,мин артис дигэн булып кубебез арттырып жибэрэ,....баксан жырынын рэте юк,тавышы юююкта юк....гафу итегез бэлкем житжр арттырулар барвбызда бер хава бер юлдан йорибез аллагашокер.....