Динә һәм Рафаэль Латыйповларның тагын бер оныклары туган.
Апрель аенда аларның кызлары Динара икенче мәртәбә әни булган. 6 яшен тутырып килүче олы уллары Хәлил янына тагын бер малай алып кайтканнар. Сабыйга Хафиз дип исем кушканнар, дип хәбәр итә akcharlak.com. - Кызыбыз Динара белән киявебез Марат безне янә оныклы итте. Рәхмәт яусын үзләренә. Динара үзен әйбәт хис итә. Оныгыбызга исемнең дә матурын сайладык, - ди бәхетле дәү әни - Динә ханым.
0
Комментарийлар