Җырчы, композитор, продюсер, шоумен Dj Радик та күзле башлы булды.
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Радик Яруллин (чын исеме шундый) башкала рестораннарының берсендә никах укытты, дип хәбәр итә Матбугат.ру.
Мәҗлескә күп кенә туганнар, дуслар җыелган. Бәйрәмне үзен "супертамада" дип йөртүче Гамил Нур алып барган. Никах турындагы яңалыкны да ул хәбәр итте. Фотолары да аныкы.
Никах мәҗлесе Мәскәүнең "Мираж" ресторанында узган. Кәләш бик чибәр, исеме дә матур - Сылу.
Радик һәм Сылуга бер-берсен хөрмәт итеп, мәхәббәттә яшәүләрен телибез. Бәхетле булыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар