16+

Дүрт бала әнисе Ләйсән Ветрова: "Каян табиб табыйм дип борчылган идем"

1 март көнне татар эстрадасы артисты Ләйсән Ветрова дүртенче тапкыр әни булды. Бу уңайдан Ләйсән белән элемтәгә кереп хәлләрен сораштык.

Дүрт бала әнисе Ләйсән Ветрова: "Каян табиб табыйм дип борчылган идем"

1 март көнне татар эстрадасы артисты Ләйсән Ветрова дүртенче тапкыр әни булды. Бу уңайдан Ләйсән белән элемтәгә кереп хәлләрен сораштык.

“Моңа кадәр бөтен балаларны да РКХнең Перинатальный үзәгендә табиб Айрат Шәмсетдиновта тапкан идем. Ул, урыслар әйтмешли, “врач от Бога иде”... Әмма начар чир үзенекен эшләде... Инде бәби көткәнемне белгәч, каян табиб табыйм икән дип бик борчылган идем. Эзләгән табар - ташка кадак кагар, диләр бит. Сөйләшә-аралаша торгач, шәхси клиникада эшләүче тәҗрибәле табибны таптым. Шуңа күрә кызым белән кайсы роддомда очрашуым үзеннән-үзе ачыкланды”, - ди Ләйсән.

Табиблар сабыйның туу көнен 3 мартка билгеләгән булган. Әмма кызчык язның беренче көнендә дөньяга килгән. “Кызымны үзем таптым. Аллаһка шөкер, җиңел һәм тиз таптым. Сәгать 10да бала тудыру залына килгән идем, кызым сәгать 1дә туды. Аллаһы Тәгалә безгә дүртенче бала итеп матур, сәламәт бала бирде, Аллаһка шөкер”, - диде җырчы.

Баланың буе – 52 см, авырлыгы – 3274 грамм. Ләйсән әйтүенчә, дүрт баласы арасында монысы – иң кечкенәсе. “Кызымны кулга алгач, “шундый кечкенә!” дип гаҗәпләндем. Табиблар: “Бер дә кечкенә түгел, буе да, авырлыгы да әйбәт”, - диде. Соңгы тапкыр 4500 граммлы бала тапкач, монысы кечкенә кебек тоелды, билгеле. Иң мөһиме – сәламәт бала булсын”, - диде Ләйсән.

Җырчының олы кызы Айҗанга – 16, Индирага – 15, Русланга – 6 яшь. Яңа туган кызына исә Дәринә дип исем кушкан. 

Ләйсәнне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading