Шәһри Казан

Эльмира Кәлимуллина эфирга чыкканчы бәлешне өч тапкыр пешереп караган

Бу атнада Казанга «Поедем, поедим» программасының алып баручысы Джон Уоррен тапшыру төшерү өчен килде. Ул, гадәттә, эфирда җирле халыкның милли ризыкларын әзерләү белән мәшгуль.

Бу юлы әлеге шоу продюсерлары берничә кандидат арасыннан милли ризык әзерләргә "Голос" проекты финалисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаны сайлаганнар.

Җырчы тапшыру төшерү хакында sntat.ruга да сөйләгән.

Әлбәттә, бу яңалык Эльмира өчен көтелмәгән хәл була, аңа пешерү буенча осталыкларын кабат искә төшерергә туры килә.



Ул эфирда әбисе һәм әнисе өйрәткән рецепт буенча, бәлеш пешерергә була. Ә нәкъ менә бәлеш пешерү - Эльмираның үз идеясы.

Тапшыру төшергәнче җырчыга бәлешне өч тапкыр пешереп карарга туры килә. Чөнки беренчесендә бәлеш корырак килеп чыга, шуңа икенчесен әнисе белән пешереп карый, өченчесендә Эльмира үзе генә пешерә, ә әнисе читтән күзәтеп кенә тора.

Реклама

Якташыбыз белән төшерелгән «Поедем, поедим» тапшыруын 13нче февральдә 14:20дә НТВ каналында карарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: