Шәһри Казан

Эльмира Кәлимуллинаны ни өчен Сабан туйларына чакырмыйлар?

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек. Җырчы әлегә Казанда булуын әйтте.

“Гөлүсә Батталова шигыренә Эльмир Низамов иҗат иткән “Язлар” җырына төшергән өр-яңа клибым чыкты. Бу җырның көе Эльмирның төшенә кергән. Һәм ул аны төнлә торып, диктофонга яздырган да кире йокларга яткан. Шуннан соң гына Гөлүсә әлеге көйгә шигырь язган. Клипны Казанда төшердек, режиссеры – Илшат Рәхимбай”, - диде Эльмира.

Реклама

Җырчыдан быелгы Сабан туйларына планнары турында да сорадык. “Мине Сабан туйларына бик чакырмыйлар. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Репертуарым туры килмидер инде, җырларым башка төрле форматта бит. Ләкин мин бер дә кайгырмыйм, оештыручыларны аңлыйм”, - дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 май 2022 - 18:13
    Без имени
    Матур жырламаганга чакырмыйлардыр.