Шәһри Казан

Эльмира Сөләйманова вафатына 40 көн: "Сезне күргәч, Эльмирам кайткан кебек булды"

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына 40 көн. Бу уңайдан аның якын дусты Нияз Җәләлов мәрхүмәнең каберен зиярәт кылган һәм Эльмираның әнисе белән очрашкан.

“Эльмираның алып баручысы Наил белән бергә бардык. Эльмираның әнисе янына да кердек. Елый инде. “Сезне күргәч, Эльмирам кайткан кебек булды”, - диде. Кырыгын әнисенең өендә уздыралар”, - диде Нияз.

– Эльмира нинди кеше иде ул, Нияз?

– Юмор хисле, киң күңелле, ачык йөзле. Бервакыт Константиновка бистәсендә концерт куйды. Иртәрәк барырга булдым. Чәчәкне соңрак алырмын дип, туры мәдәният йортына юл тоттым. “Нияз, неужели, минем концертка чәчәксез килдең? Болай булмый, бар, чәчәк алып кил”, – дип көлдергән иде. Ул ак розалар яратты. Әлбәттә, аңа чәчәкләр бүләк иттем. Эльмира беркайчан гайбәт сөйләмәде. Туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылында да булдым. Аларның авылына багышлап җыр язган идем, Эльмира шуны сорап җырлады. “Җырла, Эльмира, сезнең авыл җыры бит ул”, – дидем. Якын-тирәдә булса, чакырса да, чакырмаса да, янына бара идем. 

Реклама

– Аның вафаты турында ничек белдең?

– Үләренә ике-өч атна кала ватсап аша языштык. “Синең җырлар дәртле, халыкны кыздыра”, – дип миннән биш җыр сатып алды. Берсен концертта җырлап өлгерде, калганнарын яздырып кына калды. Эльмираның киткәнен алып баручысы Наил шалтыратып әйтте. Ваннадан чыккан гына идем. Башта ышанмадым. Баскан килеш кенә чәй эчтем дә, Чаллыга кузгалдык. Наил юлда барганда: “Кичә кич белән видеоэлемтә аша сөйләштек, баласының бүлмәсенә обой ябыштыра иде”, – диде. Йөрәге туктаган. Башта шул ук көнне җирлиләр диделәр, барып җитсәк ярар иде дип борчылдым. Юлда барганда, иртәгә җирлиләр, дигән хәбәр килде. Кире борылмадык инде, туры моргка кайттык. Хушлашуга аның яраткан чәчәкләре – ак розаларны алып бардык.

Нияз Җәләлов белән әңгәмәне "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының киләсе санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 26 гыйнвар 2023 - 14:07
    Без имени
    Аш дуслары, килденидэ килмэдени, аллар к
  • 26 гыйнвар 2023 - 10:02
    Без имени
    Авыр туфрагын жинел урыннырын ожмах турлеренде булсын Эльмира .безнен йоректе гомерге сакланырсын халыкнын яраткан артисткасы Эльмира.
  • 26 гыйнвар 2023 - 09:25
    Без имени
    Концерт Аш дуслары Кая ,берседэ искэ алырга килмэгэннжэр мени.Урыннары ожмахта булсын ,яткан урыннары йомшак булсын ,аминь.
  • 25 гыйнвар 2023 - 20:18
    Без имени
    Безнен йорэктэ гомергэ🤲🤲🤲
  • 25 гыйнвар 2023 - 13:52
    Без имени
    Урыны ожмахта булсын🤲🤲🤲 Бик яшьли китте😢