16+

Эмиль Талипов: “Кайвакыт хезмәт хакын аласың да, тиеннәреңә карап гаҗәпләнәсең”

Гадәттә артистларның тормышын социаль челтәрләрдә күзәтәбез.

Эмиль Талипов: “Кайвакыт хезмәт хакын аласың да, тиеннәреңә карап гаҗәпләнәсең”

Гадәттә артистларның тормышын социаль челтәрләрдә күзәтәбез.

Бөтен яңалыкларын да шуннан гына белеп торабыз. Ә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның тормышы күпләр өчен сер булып кала.
Танылган актер белән язмышка күзәтү ясадык, "Шәһри Казан. Язмыш" газетасы өчен тормыш йомгагын бергәләп чиштек.

– Шәһәр егете булып чыктыгыз, балачагыгыз ничек үтте соң?
– Балачак Кадыш бистәсендә үтте. Шәһәр якын булгач, күбрәк түгәрәкләргә дә, ярышларга да Казанга йөрдек. Әти-әниләрем чыгышы белән Мамадыштан. Без гаиләдә өч бала, апаларым бар. Әни – заводта, әти мәктәптә балалар укытты. Апаларым да белемнәре буенча укытучылар. Туганнарым, якыннарым белән гел аралашып торам. Безне әти-әни шулай тәрбияләде. Туганнар берәр нәрсә бүлешә башласа, шаккатам. Андый хәлне Ходай күрсәтмәсен. Туган белән туган аралашмау ахыр заман галәмәтедер. 

– Сезгә иҗатка мәхәббәт кемнән күчте?
– Җыр, театр яратмаган татар булмый. Һәр гаиләдә иҗади шәхесләр бар. Әти рус һәм татар теле укытучысы булгач, тарихны, әдәбиятны бик яхшы белә. Каләм дә тибрәтә, җырлый да. Бәлки, иҗатка мәхәббәт аннан күчкәндер. 

– Әтиегез укытучы булгач, мәктәптә яхшы укыгансыздыр?
– Яхшы укыдым дип әйтә алмыйм. Теләгем булса, үрнәк укучы булыр идем. Тик ул вакытта уку “мода”да булмады. Без спорт белән шөгыльләндек. Урамнан кайтып та кермәдек. Балачакта телефоннарыбыз юк иде. Күз алдына китерегез, Казанның утсыз караңгы бер бистәсе. Әти-әниләр эштә, аларга хезмәт хакы түләмиләр. Криминал... Әнинең хезмәт хакын газировка белән алганы һаман истә. Аны эчеп күбенә яздык. Автобуска, троллейбуска түләргә акча булмады. Үсмер чакларым менә шундый иде.

– Курыкмадыгызмы?
– Ә без аны бер дә сизмәдек. Бөтенебез бер тигез иде. Үзеңне якларга кирәк вакытлар да булды. Хәзер генә искә төшерәсең дә, “куркыныч булган икән” дип уйлап куясың. 

– Иҗади юнәлешләрдә укучыларның студент еллары аеруча күңелле узадыр?
– Мәктәпне тәмамлагач, театр көллиятенә кердем. Фәрит абый Бикчәнтәев исә, төркемен мәдәният институтында җыйды. Көллиятнең соңгы һәм мәдәният институтының беренче курсын бер вакытта укыдым. Фәрит абый ике җирдә укып җитешә алмасмын дип уйлаган, күрәсең. “Көллияттән китсәң, алам”, – дигән таләп куйган иде. Китәм дип әйттем дә, шыпырт кына ике җирдә укып бетердем. Көне-төне укыдык. Аудиториягә килеп керәсең, ә анда кефир, батон һәм тир исе. Яшьлек белән күп нәрсәне сизмәдек. Камал театрында төнге 12гә кадәр шөгыльләндек. Әни ул вакытка кадәр театрда булуыма ышанмады. Хәзер студентларның хәтта машиналары бар. Ә без укыганда студентны җәллисе килә иде.

– Фәрит Бикчәнтәев төркеменә керү алга таба Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшләү теләге белән бәйлеме?
– Дөресен генә әйткәндә, монда ничек килеп эләккәнемне аңламыйча калдым. Үзеннән-үзе килеп чыкты. Бауман урамында Фәрит абыйның төркем җыю турында игъланны күрдем дә, шунда ук театрга килдем. Монда эшләргә насыйп булгандыр.

– Тормышыгызны мәдәният өлкәсенә багышладыгыз. Үкенмисезме? Хезмәт хакы зур түгел бит.
– Кайвакыт хезмәт хакын аласың да, тиеннәреңә карап гаҗәпләнәсең. Аннан янәдән эшкә кереп онытыласың. Сәнгать өлкәсендә бәхетле дә, бәхетсез дә булырга мөмкин. Эшли белергә кирәк. Мәдәният дөньясы бик катлаулы, көрәшергә, тырышырга туры килә. Моңа өстәп, шәхси тормышыңны да җайлау мөһим. Тыштан гына барысы да матур булып күренә. 

Дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 6 октябрь санында укый алырсыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

1

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Шундый яратам Эмильне. Шәп артист, фикерләре дә затлы

    Мөһим

    loading