16+

Эстрада җырчысы Надежда Бабкина җанатарларына мөрәҗәгать итте

Надежда Бабкина инде берничә тәүлек өендә яши.

Эстрада җырчысы Надежда Бабкина җанатарларына мөрәҗәгать итте

Надежда Бабкина инде берничә тәүлек өендә яши.

70 яшьлек җырчыны хастаханәдән чыгарганнар, биредә ул бер айга якын сихәтләнү узды. Беренче май алдыннан. Надежда Георгий кызы үз җанатарлары өчен видео яздыра, дип яза "Комсомольская правда". 

Надежда Бабкина 30 апрельдә хастаханәдән чыкты. Җырчыны сөйгәне Евгений Гор каршы ала. Хәзер җырчы өйдә, туганнары янында. Табиблар артистканың тормышы өчен көрәшкән арада, халык үзенең яраткан җырчысына сәламәтлек теләп, догалар кылды. Гади россиялеләр, йолдызның дуслары, шулай ук шоу-бизнес буенча хезмәттәшләре Бабкина өчен гыйбадәт кылуларын яшермәде.

Шуңа дәваханәдән чыккач ук, Надежда Георгий кызы җанатарларын тынычландырыр өчен видеомөрәҗәгать яздыра. Ул барысына да рәхмәт белдерә, үз-үзегезне саклагыз, дип ялвара. Кадрда җырчы кәнифидә утыра. Өстендә кызыл төстәге спорт костюмы.

"Кадерлеләрем, сезнең белән аралаша алуыма һәм сезгә ихластан рәхмәтемне әйтә алуыма бик шатмын. Әйе, мин бик зур сынау аша уздым. Моны берәүгә дә теләмим. Ләкин аның кайда икәнен һәм каян килеп эләгүен кем белә бит. Ачыкларга кирәкми, безнең өчен тәкьдим ителгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Кадерлеләрем, әйдәгез бер-беребезне саклыйк, теләктәшлек күрсәтик. Сынау бик катлаулы һәм җитди", - дип мөрәҗәгать итте җырчы язылучыларына.

Ул халык мәхәббәте һәм аларның кылган догалары аркасында гына савыга алуын билгеләп үтте. "Куркыныч хәл. Ләкин сезнең миңа шалтыратуларыгызны, кайгыртуыгызны һәрвакыт ишетеп, сизеп тордым. Мин барыгызны да чын күңелдән яратам, чөнки минем тормышым сезнең белән бәйләнгән. Мин өйдә, тернәкләнәм. Һәрвакыт янәшәмдә булган табибларга рәхмәтлемен", - дип өстәде артистка. Мөрәҗәгать ахырында ул җанатарларына сәламәтлек теләде. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading