16+

Фазлыевларны затлы машина сатып алуда гаеплиләр

Күпләрегез белгәндер, шушы көннәрдә Фазлыевлар автомобильле булды.

Фазлыевларны затлы машина сатып алуда гаеплиләр

Күпләрегез белгәндер, шушы көннәрдә Фазлыевлар автомобильле булды.

Мercedesны аларга эшләреннән биргәннәр. Узган елдан алар челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлаганнар иде. Анда билгеләнгән бер этапны узгач автобонус бирәләр һәм тырыш гаилә аңа ирешкән.
Әмма тамашачылар аларны гаепләргә тотынды. Янәсе, әнисен дәваларга дип җыйган акчага алар автомобиль алганнар икән. Кичә бу хакта Азат Инстаграм аккаунтында язган.

"Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мотаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар.
Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты.
Ярага тоз салмагыз, зинхар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин", - дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше сузенэ карамагыз,тормыш алга бара!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе дэрес Азат энилэр алар барыбер онытылмый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайгыгызны уртаклашам! Сез, балалар, начар сузле кешелэр белэн узегез арага, мысленно, стена куегыз. Сезгэ жибэргэн начар уйлары, узлренэ янадан, борчакны стенага бэргэч, ничек чэчери, начар суз иялэренэ шулай кайтачак. Сез держитесь, эшегезне дэвам итегез! Эниегез сезнен эчен шат булыр. Урыны жомахта булсын! Аминь!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кем улсэ дэ, 3 кон ял бирелэ баласынамы, туганыгамы, эшлэучелэргэ. Аннан инде эшлэргэ кирэк, ничек авыр булса да югалтулар. Нинди замана бу? Уз тормышларын белмилэр, кеше тормышына тылкышалар. Кешенен унышына соенергэ кирэк, кайгысына коенергэ... Ул балаларга болай да авыр энилэрен югалту. Ижади унышлар сезгэ, эниегезнен урыны ожмахта булсын, жаны тынычлык алсын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Халык, сон сез ник анламыйсыз? Жыр бит аларнын эше. Эни юк дип эшлэрен ташлап, ойдэ ятсыннармыни? Машина да хавадан тошмэгэн, хезмэт жимеше. Сез дэ эшлэгез дэ алыгыз. Кем эшлэсэ дэ ярый бит ул эштэ. П. Ж. Эшлэ.

            Мөһим

            loading