Шәһри Казан

Филүс Каһиров нәрсәгә ышанмый йөргән?

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Филүс Каһировка музыка сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

- Кичә Казанның Филармония сәхнәсендә концертым узды. Ул хис-тойгылар белән сөенеп йөргәндә, иртән шалтыратып, дәрәҗәле исемгә лаек булуым турында хәбәр иттеләр. Президентның рәсми сайтына кереп карагач кына ышандым. Минем өчен бу - бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә һәм яраткан тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм, - дигән Филүс Каһиров intertat.ru сайтына.

Реклама

Без дә җырчыга иҗади уңышлар теләп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: