16+

Фирдүс Тямаев: «Мине «Тямай әллә кем булган, «йолдызланган» дигән сүз үтерәчәк»

Бу көннәрдә Казанда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары гөрли. Узган еллардан аермалы буларак, бу юлы җырчы Казан тамашачысы алдында тугыз көн рәттән имтихан тотачак. “ШК” хәбәрчесе дә концертта булып, җырчы белән аралашып кайтты.

Фирдүс Тямаев: «Мине «Тямай әллә кем булган, «йолдызланган» дигән сүз үтерәчәк»

Бу көннәрдә Казанда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары гөрли. Узган еллардан аермалы буларак, бу юлы җырчы Казан тамашачысы алдында тугыз көн рәттән имтихан тотачак. “ШК” хәбәрчесе дә концертта булып, җырчы белән аралашып кайтты.

Фирдүс Тямаевның быелгы тамашасы нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Ул  “Кино-концерт” дип аталган яңа проект тәкъдим итә. Аның турында Фирдүс: “Әлеге проект татар эстрадасында да, русныкында да юк. Үзебез спонсорлык күрсәтеп, 800 мең сумга кино төшердек. 27 минутлык киноны алты ай “Balmay” төркеме белән берлектә эшләдек. Әгәр ярдәм булса, киләчәктә аның дәвамы булыр, бәлки. Аны куяргамы-юкмы дип бик озак уйладык башта. Халык аңлар микән, дигән курку да булды, чөнки кино белән концертны бәйләү бик авыр. Ләкин халык кызыксынып карый. Шунысы сөендерә. Бу проектның максаты: татар халкының телен саклау, татар яшьләрен татар концертларына тарту. Яшьләр концертларга да, спектакльләргә дә, опера театрларына да йөрсен, татар кинолары белән дә кызыксын иде”, – диде ул безгә.

Чыннан да, кино бик яхшы эшләнгән. Сюжеты 7 малайның дуслык тарихына корылган. Шәхсән үземә кинодан концерт сәхнәсенә, яки киресенчә күчү авыррак булды. Киноның иң кызыклы мизгелендә өзелә дә, шуны көтеп утыра башлыйсың. Ә болай тулы бер сюжет барлыкка килә. Җырчының репертуарындагы тормыш кыйммәтләре, дуслык, гаилә, туганнар турындагы җырлар уңышлы гына кереп китә. 16 яңа җыр белән бергә берничә еллар дәвамында халык тарафыннан яратылып тыңлана торган җырлар да яңгырады. Халык рәхәтләнеп биеде, күңел ачты.  Фирдүс үзе әйтүенчә, ул нормаль, башка артистлар кебек культурный түгел, ә “безбашенный”, “бесшабашный”. Аның концертлары да шундый. “Быелгы концертларым минем үземә дә ошый. Бу чыннан да дәрәҗәле тамаша. Халык тарафыннан кабул ителгән фикерләр дә әлегә уңай гына. Узган ел “тамак ертып акыра” дип күп язганнар иде. Монысында икесе дә бар. Уйландыра торганнар җырлар да, халыкны “селкетә” торганы да”, – ди ул.  

Концерт башланыр алдыннан без җырчының үзе белән дә аралашып алдык.  
- Фирдүс, соңгы елларда, Салават Фәтхетдиновтан кала, Казан тамашачы алдында тугыз көн рәттән концерт куйган җырчыны хәтерләмим. Бу узган елларда синең тамашаны күрергә теләгән кешенең саны күп булу белән бәйлеме, әллә башка артистларны уздырырга телисеңме?
- Монда икесе дә бар. Узган ел без юбилей программасы белән 7 көн куйдык. Ул чагында безнең 6 көнгә билетлар җитмәде. Берән-сәрән генә калды, әлбәттә, әмма парлы, берничә гаилә бергә килергә тамашачылар өчен җитмәде. Юбилей концертымны “Пирамида” күңел ачу комплексында да куйдым. Билет бәяләре бермә-бер кыйммәтрәк булса да, ике атнада ук анда да билетлар сатылып бетте. Санап чыгардым да, әллә 8-9 көн алыйк микән, дип уйга калдым. Дөресен әйтәм, озак уйладык. Беренчедән, билетлар сатылырмы, заллар тулы булырмы-юкмы, дигән икеләнүләр булса, икенчедән, алдан аренда бәясен түләп куярга кирәк иде. Ә аренда бәясе аз түгел. Тугыз көнгә 1,5 млн сум аренда өчен генә түләргә кирәк. Риск барыбер бар бит. Уйладык-уйладык та, Аллага тапшырдык. Бүгенге көндә билетларның 97 проценты сатылды. Без бик шат. Казанга кадәр 9 көн Чаллыда куйдык. Анда тагын апрельдә өстәмә көннәр алдык. Башкаларны уздыру теләге турында. Андый нәрсә юк, тик барыбер шушы баскычка менеп баскач, тиз генә төшәсе килми. Яңа җырчылар бик күп, шуңа күрә куркыта да. Ләкин бүгенге заманда меңнән артык артист арасында 9 көн халык җыю чыннан да минем өчен зур бәхет. Без бит бернинди дә акциялар ясамадык, бер билетны да төшермәдек – ничек бар, шулай. Бөтен билет кассадан сатыла.  Салават абый белән ярышмасам да, яшь җырчыларның ничә көн концерт бирүләре белән кызыксыну бар инде. Элвин Грей аренада 9 мең халык җыйды. Без дә быел 9 көнгә 9 меңнән артык тамашачыга концерт куябыз. Шулай да артист белән артистны чагыштыру кирәк түгел. Һәр артистның үз тамашачысы.
 
- Фирдүс, синең үз концертларыңнан канәгать чакларың еш буламы?
- Юк, сирәк. Мин бит бик эмоциональ кеше. Әгәр мин сөйләгәндә, мәсәлән, сәхнәдә ят тавыш ишетелсә, минем кәеф китә. Мин төркемдәгеләргә бик таләпчән. Бер күзем залда тамашачыда булса, икенчесе белән сәхнәдәгеләрне күзәтәм. Алар минем кәефемне күз карашыннан ук аңлый.  

- Фирдүс, синең тамашачың концертта үзен бик иркен хис итә. Еш кына сәхнәгә дә менеп бии башлыйлар. - Дөресен әйтик, кайберләре артыгын да кыланып җибәрә. Үзең моңа ниче карыйсың?
Мин бит тамашачыны үзем шуңа этәрәм, чөнки алар ял итәргә килә концертка. Үзе яраткан артистын кочаклыйсы, үбәсе, биисе килә аның. Тамашачы мине шулай кабул итә. Минем сәхнәгә чыгып, “элитный” артист буласым килми. Ничек бар, шулай. Мине шуның өчен кабул иттеләр дә. “Безнең Тямай” диләр. Миңа шушы кирәк, артыгы кирәкми. Әгәр миңа берәрсе: “Тямай әллә кем булган, “йолдызланган” , – дисә, ул сүз мине үтерәчәк.

- Узган ел ахырында сине “Болгар радиосы” концертында да, “Татар җыры”нда да күрмәдек. Моның сәбәбе нидә?
- Чөнки берсендә дә катнашасым килмәде. Кирәк түгел. Кызык түгел инде ул миңа башка. Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Ул исемгә бик озак бардым. Унбер ел мәдәният йортларында эшләгән кеше буларак та әйтәм. Әлеге проектларда үсеш юк, дип саныйм. Алар гадәти солянкадан аерылмый. Яшьләр өчен кызыктыр бу. Ә мин, бәлки, ул дәрәҗәдән үскәнмендер. Миңа үз концертларым, төркемем белән эшләү кызыграк, чөнки алар белән эшләргә өйрәнгән. Татар эстрадасында иң дус, туган җанлы, тугры төркем миндә генә. “Барс-медиа”га биргән рекламага бер миллион түләдем, башка чыгымнар да күп. Аның каравы, җаным тыныч. Ирегемне беркем дә чикләми. Шулай да мин “Барс-медиа”лыларга бик зур рәхмәтле. Алар белән без биш ел эшләдек. Бүген дә аралашабыз. Ни генә дисәләр дә, ул бердәнбер продюсерлык үзәге. Күп эшлиләр, тырышалар. Афәрин аларга.    
    

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading