16+

Фирдүс Тямаевның әнисенең күзенә операция ясарга җыеналар

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисенең күзенә операция ясарга җыеналар. Галия ханым тикшеренүләр үткән, иртәгә операция узачак.

Фирдүс Тямаевның әнисенең күзенә операция ясарга җыеналар

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисенең күзенә операция ясарга җыеналар. Галия ханым тикшеренүләр үткән, иртәгә операция узачак.

Без җырчының үзе белән элемтәгә кереп хәл-әхвәлләрен белештек. 

— Әниегезнең хәле ничек?
— Әнине Казанга алып килдек. Гади генә операция түгел. Авыруының исемен дә төгәл әйтә алмыйм. Ул каһәрнең гел тамыры үсеп тора икән, әле катаракта да барлыкка килгән. Анысын декабрьдә ясыйлар. Әнкәйнең күзләре начар күрә, шуңа күрә табиблар ярдәме кирәк. Күзләр белән озак интегә. 

—  Әниегез операциядән соң, авылга кайтып китмәстер?
—  Мин аны тотып тора алмыйм. Әнием бер урында тик утыра торган кеше түгел бит. Мине тыңламый да. Якутиядән бертуган сеңлесе кайтты. Әнине әзрәк сүгеп тора, бөтен өмет анда. Әнкәй исән-сау гына булсын. Безнең энергия чыганагы ул.

— Галия ханымның маллары да бик күп. Аларны нишләтәсез?
— Бернәрсәне дә туктатып тормыйбыз. Әни малларны бетермим, ди. Без бит колхоз фермасын алырга җыенабыз. 150-200 сыер алып, авылдагы егет-кызларга хезмәт хакы түләп, сөт тапшыру хыялы бар иде. Узган елны Мәскәүдән Голландия токымлы сыерлар да сөйләштем. 18 миллионга чыга иде. Тик ферманың рәте булмагач, бу эшләрне әзрәк кичектереп тордык. Мин - матди яктан ярдәм итүче генә. Концертлардан кергән акчага ике трактор, бер КАМАЗ, иске фермаларны рәткә китерер өчен төзелеш җиһазлары алдык. Фирзәр тырышып печән әзерләде. Хәзер 12 сыер, өйдә 7 үгез иде, икесен суйганнар. Йөздән артык казларыбыз бар. Фирзәр үз тырышлыгы белән әкрен генә хыялларны чынга ашыра. Безнең “блат” булмагач, эш озакка сузыла. Документлар белән авырлыкларыбыз да туды.

—  Авылны бер дә онытмыйсыз икән.
—  Мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам. Безнең Түбән Нурлат хәзер шәһәр территориясе дип исәпләнә (микрорайон). Тик ул шәһәр балансында тормый икән, күпер ватылса, үзегез рәткә китерегез дип әйтәләр. Күперне төзекләндерүгә тотындык. Бик кызык хәл бит монда, авылдашлар су өчен акча түли, әле ярты халыкта су юк. Торбаларны сузыр өчен акча кирәк. Авылдашлар акча түләгән компания ремонт ясарга теләми. Шәһәр булуның тагын тискәре яклары бар. Әни гомер буе авылда сыер савучы булып эшләде, аңа өстәмә түләүләр була иде. Ә хәзер алар да бетте. Исемендә шәһәр, ә чынбарлыкта...  Су мәсьәләсен район башлыгы белән хәл итеп бетерербез дип өметләнәм. 300 меңгә якын җиһазларга акча кирәк бугай. Анысын да бирер идем, тик МХОда катнашучыларга дә ярдәмне туктатасым килми. Су өчен акча түләнә бит. Халык рәнҗи, интегә.

— Авылда проблемалар күп икән. Тагын хыялыгыз бармы?
— Габдулла хәзрәт белән сөйләштем. Октябрьдан мәдрәсәдә укулар башланачак. Хезмәт хакын билгеләдек (анысын да Фирдүс үз  кесәсеннән түли). Узган  елларны 60 якын кеше укыган иде. Авылдан матур итеп Коръән укучы чыксын, дип хыялланам. Ел саен изге китапны укучылар бәйгесен оештырабыз. Быел да зур бүләк алып бәйгене оештырасым килә.

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading