Шәһри Казан

«Фәридә-Алсу»ның олы уллары паспортлы булган

«Фәридә-Алсу» дуэты интернеттагы битләренә Дмитрий Нагиев белән төшкән фотоларын урнаштырган. Танылган актер белән безнең татар кызлары кайда, ничек очрашкан. Бу хакта аларның үзләреннән сораштым: - Әлеге очрашу бер эре компаниянең корпоративында булды. Кичәдә бик күп Мәскәү кунаклары катнашты. Шулар арасында Нагиев та бар иде. Кагылгысыз, бруталь битлек астында гап-гади, киң...

«Фәридә-Алсу» дуэты интернеттагы битләренә Дмитрий Нагиев белән төшкән фотоларын урнаштырган. Танылган актер белән безнең татар кызлары кайда, ничек очрашкан. Бу хакта аларның үзләреннән сораштым:
- Әлеге очрашу бер эре компаниянең корпоративында булды. Кичәдә бик күп Мәскәү кунаклары катнашты. Шулар арасында Нагиев та бар иде. Кагылгысыз, бруталь битлек астында гап-гади, киң күңелле, эчкерсез, хискә бик тиз бирелүчән кеше яшерелгән. Дөрес, ул моны бик оста качыра белә. Безнең чыгыштан соң Дмитрий Нагиев милли музыкада көчле магнит, матурлык, бөеклек, яхшы энергетика булуын таныды. Безнең тарафка әйтелгән матур сүзләре йөрәккә сары май булып ятты.
Бүгенге көндә иҗатыбызга 20 ел тулуга багышланган концертка әзерләнәбез. Ул 23 октябрьдә филармониядә узачак.
Шәхси тормышыбыз да үз җаена ага. Олы улларыбыз паспорт алды. Фәридәнең улы Самат музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлый, имтиханнар тапшыра. Алсуның улы Айрат каратэ белән шөгыльләнә, призлы урыннар яулый. Икенче улларыбыз Ислам белән Фәрхәд икенче сыйныфта укыйлар, абыйларыннан калышмаска теләп, спорт һәм музыка белән шөгыльләнәләр.
Фәридәнең 10 айлык кызы Әлфия беренче адымнарын ясарга маташа. Шул нәни бөтерчеккә багышлап язылган «Сөбханалла-машалла» дигән җырыбыз шушы арада дөньяга чыгачак. Аның сүзен - Эльмира Шәрифуллина, көен Фәридә иҗат итте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: