16+

Фәридә Әхмәтшина коронавирус турында: "Өйдә эзен дә калдырмыйм"

Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина гаиләсенә зур сынау килгән. Җырчының ире, үзе һәм өч баласы вирус белән чирләгән. Шөкер, хәзер Әхмәтшиннар савыгуга таба бара. "ШК" хәбәрчесе Фәридә белән элемтәгә керде.

Фәридә Әхмәтшина коронавирус турында: "Өйдә эзен дә калдырмыйм"

Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина гаиләсенә зур сынау килгән. Җырчының ире, үзе һәм өч баласы вирус белән чирләгән. Шөкер, хәзер Әхмәтшиннар савыгуга таба бара. "ШК" хәбәрчесе Фәридә белән элемтәгә керде.

- Фәридә, гаиләгез белән бергә чирләдегез. Ничек шулай килеп чыкты?

- Пандемия чорында куелган барлык таләпләрне, кагыйдәләрне катгый үтәдек, югыйсә. Әмма кинәт кенә олы улыбыз Саматның температурасы күтәрелде. Башта моңа артык игътибар бирмәдек. Дүртенче көнгә ис-тәм тоймый башлагач, борчыла башладым. Бөтен гаилә белән вируска каршы дарулар, С һәм Д витаминнары эчтек, профилактик чаралар күрергә тырыштык. Самат рәтләнә генә башлагач, инде минем температурам күтәрелде.

- Коронавируска тестлар ясаттыгызмы? Табиблар өйгә килдеме?

- Балалар һәм өлкәннәр поликлиникасыннан табиблар килде. Коронавируска мазоклар алдылар. Әле дә алалар. Ул "тискәре" нәтиҗә күрсәтте. Ләкин үпкәгә КТ, ягъни компьютер томографиясе ясаткач, Саматның үпкәсе 35 процентка зарарланган булып чыкты. Минем үпкәне чиста дип күрсәтте. Тик миндәге билгеләр нәкъ Саматныкы кебек иде. Аннан соң кызыбыз Әлфия авырый башлады. Шул ук көнне ирем Марат хәлсезләнде. Аның үпкәсе 50 процентка зарарланды. Бер-ике көннән уртанчыбыз Фәрхәд тә безгә кушылды.

- Димәк, сез әлегә карантинда?

- Карантинның икенче атнасы тәмамлана инде. Беркая да чыкмыйбыз. Хәтта даруларны да өйгә китерәләр.

- Бүген хәлләрегез ничек?

- Бүгенге көндә барысы да тотрыклы. Аллага шөкер, балалар терелде. Безгә - миңа һәм иптәшемә вирус белән көрәшергә кыенрак. 30дан соң бу чирне кичерү авыр икән. Балаларның һәм яшүсмерләрнең иммунитеты көчле. Ә менә өлкәннәрне сакларга кирәк. Үзем тәм тоя башлагач, өйдәгеләргә тәмле ризыклар пешерә башладым. Корбан бәйрәмендә дә кадерле кешеләремне сыйладым. Ниһаять, якыннарым елмая башлады.

- Фәридә, әлеге вирус никадәр куркыныч?

- Һәркем безгә кагылмый, тими, дип йөри. Әмма ул бик җитди һәм көчле вирус. Үзен ОРЗ, ОРВИ вируслары кебек тотмый. Миңа калса, ул хәтта баш мие белән нидер эшли. Бернәрсәгә дә теләк юк. Музыка минем эчне пошырды, кино карау талчыктырды, тәм белмәү бөтенләй кәефне төшерде. Бу бик куркыныч.

- Авыр чакта яшәргә көчне каян таптың?

- Никадәр генә авыр булса да, балалар хакына үземне кулга алырга тырыштым. Кыен вакытта мин һәрвакыт оптимистик рухлы әтиемне искә алдым. Аның белән сөйләшкәч, рәхәт була иде. Бакчада өлгергән чия, кыяр, помидорлар фотоларын җибәрде. Ул аларны без кайткач, бергә җыярга, кайнатмалар әзерләргә дип утыртты. Ә без өйдә бикләнеп утырабыз, шулкадәр күңелгә тия торган күренеш.

- Бу вирустан соң ниләр үзгәрде? Үзеңдә үзгәрешләр тоясыңмы?

- Тәм тою, ис сизү - зур бәхет икән. Элек без моңа бөтенләй игътибар бирмәгәнбез. Һәрнәрсәнең кадере артты. Бәлки, ул вирус кешеләргә "уяну", "аңга килү" өчен "җибәрелгәндер". Кеше азды бит, рәхәткә чыкты. Ни телисең, шул бар. Һәм күз алдыңа китер, кинәт барысы да юкка чыга, сине кыйнап ташлыйлар, бар әйбереңне тартып алалар. Гәүдә белән бергә җан да әрни. Һәм бу халәт мәңгелек сыман тоела.

- Фәридә, нинди киңәшләр, теләкләр әйтер идең?

- Барлык таләпләрне үтәргә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, ешрак кулларны юарга кирәк. Әлбәттә, һәрвакыт күтәренке рухта булу, киләчәккә өмет белән карау да бик мөһим. Мин бу чирнең өйдә эзен дә калдырмыйм, Алла теләсә. Көн дә китсен, бетсен, дим. Сәламәтлекне саклыйк, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Аллаһы барыбызга да ярдәм бирсен, ташламасын.

Эльвира Шакирова

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading